Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт тотрыклы үсештә

13 декабрьдә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXI (уртак) сессиясе булып узды.

Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин, депутатлар, башкарма комитет җитәкчелеге, оешма-предприятие, служба җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары һәм башкалар катнашты.

Депутатлар бу көнне Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең 2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы планлы чорга социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре фаразларын раслады, Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең 2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы планлы чорга бюджет кабул итте. Беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов чыгыш ясады.

Әлеге чорда халык санының артуы сакланачак. 2015 елга ул 202 мең 900 не тәшкил итәр дип фаразлана. Эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 2013 елга 7 % ка артып, аның күләме 27370 сумга җитәчәк. Моннан тыш, киләсе елның 1 октябреннән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 5,5 % ка, 2014 һәм 2015 елның 1 октябреннән 5 % ка артачак.

Чыгыштан күренгәнчә, 2013 елда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,39 % тәшкил итәчәк, 2015 елда 1,4 % булыр дип көтелә.

"Россия гражданнарына - һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак" өстенлекле милли проектын тормышка ашыру дәвам итәчәк. 2013 елда 155 мең квадрат метр, 2014 елда 125 мең квадрат метр, 2015 елда 138 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак. Шуларны исәпкә алып, бер кешенең торак белән тәэмин ителеше 2013 елда 24,2 квадрат метр, 2015 елда 25,3 квадрат метр тәшкил итәчәк.

Айдар Каюмов чыгышын йомгаклап, хәзерге вакытта 2011-2015 елларга энергия саклау һәм энергиядән нәтиҗәле куллануны күтәрү программасы гамәлгә ашырылуын хәбәр итте.

Әлмәт муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина үз чыгышында 2013 елга Әлмәт муниципаль районы бюджеты күләмен керемнәр буенча республика бюджетыннан булган субсидия һәм субвенцияләрне, бюджетара трансфертларны исәпкә алып, 2348 миллион сумлык дип билгеләде. 2013 елга бюджет чыгымы 2281 миллион сум тәшкил итәчәк. Консолидацияләнгән бюджет күләме 67,1 миллион сумлык профицит белән фаразлана.

Гадәттәгечә, бюджеттан мәгариф өлкәсенә зур суммада акча бүленәчәк - 1766 миллион сум. Мәдәният өлкәсенә 111 миллион сум, сәламәтлек саклауга 2 миллион сум, социаль сәясәткә 25 миллион сум, физкультура һәм спортка 6 миллион сум акча сарыф ителәчәк.

Әлмәт шәһәре бюджеты күләме 2013 елда шәхси керемнәр буенча 829,7 миллион сум булыр дип фаразлана. Бюджет чыгымы 829,7 миллион сум булачак.

Болардан тыш, депутатларга язгы ташу чорында зыян күрүчеләргә күрсәтелгән ярдәм һәм әлеге вакыйганың нәтиҗәләрен бетерү юнәлешендә башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерелде. Сессия фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшыру һәм "Үрнәк ТОСМС" бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү белән тәмамланды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250