Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әлмәт таңнары” республика бәйгесендә җиңде

Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан уздырылган республика бәйгесендә җиңүчеләрне кичә, 17 апрельдә Татарстан Дәүләт Советында тәбрик иттеләр.

"Муниципаль берәмлек органының иң яхшы җитәкчесе - муниципаль берәмлек профсоюзының социаль партнеры" номинациясендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов бүләкләнде.

Газетабыз исә "Район массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация" номинациясендә Рәхмәт хатына лаек булды.

Быел бәйгегә 14 номинациядә барлыгы 145 гариза тапшырылган булган. Узган ел әлеге сан 125 не тәшкил иткән.

Җиңүчеләрне Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Бөтенроссия муниципаль берәмлекләр конгрессының башкарма директоры, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе начальнигы урынбасары Олег Сквордяков һәм башкалар тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса