Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әлмәт таңнары” һәм “Знамя труда” газеталары редакцияләре Яңа Кәшер санаторий мәктәп-интернаты балалары өчен хәйрия акциясе оештырды

Ел тәмамланып килгәндә һәркем үзенең кылган гамәлләренә, башкарган эшләренә нәтиҗә ясый.

Бу аерым кешеләргә генә түгел, предприятие-оешмаларга да кагыла. Җәмгыятебездә узып баручы елны игелекле эшләр белән тәмамлау үзенә күрә бер матур традициягә әверелеп бара. Мондый шатлыклы вакыйгаларны балалар аеруча сагынып һәм көтеп алалар. Нәкъ менә шуны күздә тотып, 19 декабрь көнне "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары редакцияләренең инициативасы белән Яңа Кәшер санаторий мәктәп-интернаты балалары өчен хәйрия акциясе оештырылды. Әлеге игелекле гамәлне үткәрүдә шәһәребезнең "Милосердие" җәмгыяте аеруча зур ярдәм күрсәтте. Алар тарафыннан бүлеп бирелгән акчага мәктәп-интернатта дәваланучы балалар өчен канцелярия, көнкүреш кирәк-яраклары һәм тәм-том, ике редакция хезмәткәрләре тапшырган акчага шулай ук канцелярия кирәк-яраклары сатып алынды. Санаторий мәктәп-интернатын тәмамлаган яшь эшмәкәр Алиса Андронова да акциядә катнашып, үзеннән өлеш кертте һәм укытучыларына, тәрбиячеләренә изге теләкләрен юллады. Шуны ассызыклап узарга кирәк, "Милосердие" җәмгыятенең вәкиле Рәсүл Исмәгыйлев мондый эчтәлектәге чараларның алдагы елларда да үткәреләчәген белдерде. Гомумән, әлеге җәмгыять эшчәнлегенең төп максаты булып (исеменнән үк күренеп торганча) игелекле хәйрия гамәлләрен тормышка ашыру тора. Әлеге юнәлештә матур гына эшләр башкарылган инде. "Милосердие" җәмгыяте Яңа Кәшер санаторий мәктәп-интернаты балаларының тормышы белән даими кызыксынып, кулдан килгән кадәрле ярдәм итеп тора. Мәктәп-интернат директоры Миләүшә ханым Шәвәлиева да әлеге җәмгыять вәкилләре турында бары тик уңай фикердә:

- Балалар, кунаклар киләсен белгәч, бик шатландылар. Алар өчен бу зур бәйрәм бит. Мондый чараны оештырган "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары редакцияләре коллективына һәм "Милосердие" җәмгыятенә ихлас күңелдән рәхмәтебезне җиткереп калабыз.

Хәйрия чарасы чын мәгънәсендә җылы һәм дустанә атмосферада узды. Яңа Кәшер санаторий мәктәп-интернатына республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарыннан дәвалану курслары алырга килгән балалар белән кунаклар арасында узган җылы әңгәмәдән соң бүләкләр өләшенде. Акция мәктәп-интернат бинасы буйлап экскурсия ясау белән тәмамланды.

Резеда Исмәгыйлева

Э. Габидуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250