Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әлмәт таңнары” белән бергә” акциясенең җиңүчеләре билгеле булды

Телевизор хуҗасын тапты

Вәгъдә - иман, газета укучыларыбыздан килгән квитанцияләрне уйнатып, Яңа елга аяк басар алдыннан, без лотереядә җиңүчеләрне ачыкладык.

"Әлмәт таңнары" белән бергә" акциясе быелга үз эшен төгәлләде, 2013 елның I яртыеллыгына газетага язылган тугры дусларыбыз, шөкер, анда теләп катнашты. Әлеге чараның кереш өлеше, мәгълүм ки, ноябрь аенда ук башланды. Үзәк почта каршындагы Әбүнәче көне, промо-акция, авылларга чыгу - берсе дә эзсез үтмәде - газета укучылар кызыклы викториналарда катнашып, квитанцияләр уйнатып кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләргә ия булды, ә без чираттагы тапкыр аларның барлыгына, бездән аерылмауларына сөендек. Газета укучылар булганда гына яши. Дуслык җепләре никадәр тыгыз, шулкадәр басманың киләчәге дә өметле. Димәк, яңа елга без өмет белән керәбез.

Акциябездә барлыгы биш дистәдән артык кеше катнашты. Әлбәттә, бәхетләрен сынап караучылар күбрәк булыр дип уйлаган идек. 261 сумга гына телевизорлы булу чынбарлык иде бит. Моннан башка да бүләкләребезнең саллыларын әзерләгән идек. Бәхетле квитанцияләрне тартмачыктан тартып чыгаручы газета укучы Асия Кадыйрова да кыйммәтле бүләкләргә соклануын яшермәде.

Акция шуның белән тәмам. Анда катнашкан һәммә кешегә дә рәхмәтебезне җиткерәбез. Газетага кеше бүләк өчен генә язылмый, билгеле, аның өчен иң мөһиме, газета үзедер. Әмма газеталы да, бүләкле дә булу нинди куаныч! Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!

Менә алар җиңүчеләр

Телевизор Совет урамы, 215 нче йортта яшәүче Расих Шәрәфетдиновка тапшырылды.

Утюг Белоглазов урамы, 153 нче йортта яшәүче Роза Фәсхетдиновага юл ала.

"Оля-ля" матурлык салонына сертификат Мәмәт авылыннан Ләлә Вәлиева өлешенә чыкты.

"Әлмәт таңнары"ның махсус эшләнгән бүләген - Җәлил урамы, 37 нче йортта яшәүче Ясирә Сәхәбиева отты.

Газетабызга бер тапкыр бушлай белдерү бирү мөмкинлеге Р.Ялаловага (Төзүчеләр проспекты, 17), А.Исмагиловка (Гатин урамы, 48), Х.Харисовага (Ленин урамы, 73), Р.Гыйматдиновага (Ленин урамы, 104б), М.Идрисовага (Бикәсаз), Э.Зариповага (Бишмунча), М.Гариповка (Ленин урамы, 73), И.Якуповага (Герцен урамы, 80а), Г.Хәйруллинага (Белоглазов урамы, 149), М.Габитовка (Ленин урамы, 90), А.Уразаевага (Камы-Елга), С.Сафиуллинага (Мәмәт), Хәйретдиновага (Чкалов урамы, 22), Г.Вәлиевкә (Төзүчеләр проспекты, 53а), Г.Раджабовага (Бишмунча), З.Әхмәтшинага (Төзүчеләр проспекты, 53б), В.Вәлиевкә (Дуслык урамы, 3), Г.Гыйниятуллинага (Мәмәт), З.Зарифуллинага (Белоглазов урамы, 46), Х.Шәрифуллинага (Елховой) бирелде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250