Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт табибларының бер төркеме бүген Сочидан кайтты

Олимпия уеннары барышында спортчыларга медицина ярдәме күрсәткән 36 табиб бүген Сочидан кайтты. Алар арасында Әлмәт, Казан, Яр Чаллы, Лениногорск, Түбән Кама табиблары һәм фельдшерлары бар.

Казандагы тимер юл вокзалында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм туганнары каршы алды.
Ике тәүлек чамасы поездда кайткан һәм арыган булуларына да карамастан, медицина хезмәткәрләренең кәефе күтәренке иде дип хәбәр итә Татар-информ. "Барыбызга да бик ошады. "Русские горки" объектында эшләдек. Бәхеткә, катлаулы очраклар булмады. Эш өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Универсиадада җыйган тәҗрибә дә ярдәм итте", - дип сөйләде журналистларга Чаллы шәһәре 2 нче хастаханәсе хирургы Ришат Бәдретдинов.

Аның сүзләренә караганда, объектка 9.00 сәгатьтә барып икенче көнге 1.00-2.00 сәгатькә кадәр эшләргә туры килсә дә, ярышлар да караганнар. "Мин трамплиннан сикерүне карау турында хыялланган идем, менә ул чынга ашты", - дип канәгатьләнү хисен белдерде хирург.

Шулай ук табиблар, массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән Уен вакытында начар көнкүреш шартлары турындагы хәбәрләрне кире какты. "Искитмәле яхшы шартларда яшәдек. Яхшы ашаттылар", - дип тә белдерде Ришат Бәдретдинов.

Татарстан табиблары Уеннарда тиешле дәрәҗәдә эшләгән һәм оештыручылардан, спорт чаралары үткәрү вакытында югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәткән өчен, мактауга да лаек булганнар. Аларны Казан тимер юл вокзалында каршы алган Республика клиник инфекция хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Марат Гатауллин белдерүенчә, Сочи Олимпиадасында эшләгән медицина хезмәткәрләренә премия бирү мәсьәләсе каралачак.

Олимпиадага Татарстаннан 45 медицина учреждениесеннән 222 хезмәткәр җибәрелгән иде. 129 ы Паралимпия уеннарына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса