Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт шәһәр судында яңа рәис Тәлгат Гаделшинны тәкъдим итү булды

Судның элекке җитәкчесе Мөхәмәди Газетдинов законда каралган срогы бетү сәбәпле отставкага чыкты. Ул Әлмәт шәһәр судының рәисе итеп 2000 елның март аенда билгеләнгән иде.


ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, яңа статус буенча, судьяларның бер урында ике сроктан артык эшләргә тиеш түгеллеген әйтте, җитәкчеләр алышынуның бөтен республикада баруын хәбәр итте. Әлмәт шәһәр судының эш күрсәткечләре республикадагы уртача күрсәткечләрдән яхшырак булуын белдереп, Илгиз Гыйләҗев монда суд рәисенең роле бик зур булуын билгеләп үтте, "Гадел хөкем йорты"н төзүдәге хезмәтләрен дә югары бәяләде.

Илгиз Гыйләҗев һәм ТР суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов Мөхәмәди Таҗи улына Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырдылар. Ул хәзер ТР судьяларының ветераннар советына җитәкчелек итәчәк.

Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Мөхәмәди Газетдиновка район башлыгының рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды, аңа намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, алга таба уңышлар теләде.

Мөхәмәди Газетдинов Тәлгат Гаделшинга кабинет ачкычларын тапшырды, истәлеккә портфель бүләк итте.

Яңа рәис Әлмәт шәһәр суды коллективы белән күптән таныш, ул 2003-2008 елларда Әлмәт шәһәр судында федераль судья булып эшләгән иде. Бүгенгә кадәр ул Бөгелмә шәһәр судының рәисе булып эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250