Әлмәт таңнары

Әлмәт – Севастополь маршруты буенча велосипедта баручы кызлар Волгоградка барып җитте

Велосипедта әлеге чараны оештыручы Әлмәт кызы Наталья Батаева Бөгелмәдәге Мария Каковенкованы ияртеп, хәрәтне бергәләп дәвам итте.

Кызлар Самара, Саратов, Энгельс шәһәрләрен узып, 15 апрельдә герой- шәһәр Волгоградка барып җитте. Хәзер алар Ставрополь, Краснодар, Новороссийск, Керчь, Феодосия, Ялта аша Севастопольгә юл алды. Юлда кызлар 5 майга кадәр булачак, Севастопольдән кире туган җиргә самолет белән әйләнеп кайтачаклар - билетларга заказ бирелгән инде.

Волгоградта Наталья белән Мария мемориалга чәчәкләр салды, ветераннар белән очрашты. Хәзер дәвам ителгән юлда «Юность опаленная войной» программасы да төшерелеп барачак.
Кызлар белдергәнчә, юлда иң авыры җил белән "көрәшү" булган. Тигез юлда да 8 км/сәг. белән барган чаклары аз булмаган.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: