Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган автобус йөртүче аек булмаган

Әлмәт шәһәре прокуратурасы вазифаи затларның үз эшләренә салкын каравы буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итү өчен тикшерү органнарына материал җибәргөн.

14 ноябрь иртәсендә Әлмәт эчке эшләр идарәсенә Казан-Оренбург юлының 231 километрында, Кичү авылы тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр ителә. Әлмәттән Казанга баручы Фиат-Дукато автобусында предмет олимпиадасының соңгы турында катнашырга тиешле 5 бала, шофер, аның танышы, калган 6 кеше укытучылар һәм мәгариф идарәсе белгече була.

Тикшерү эшләре вакытында шул билгеле була: 2013 елның 14 ноябрендә Әлмәтнең 4 гомуммәгариф учреждениесеннән укучылар, укытучылар, мәгариф идарәсе хезмәткәре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы канаты астында уздырылган "Кулланучыларның хокукларын яклау" олимпиадасында катнашу өчен Казанга юл тотканнар. Әлеге 17 урынлы микроавтобус «Яшьләргә ярдәм итү үзәге" учреждениесенә («Әлмәт муниципаль районының яшьләр һәм балалар эшләре буенча идарәсе"МУның структур бүлекчәсе) карый. ЮХИДИ идарәсе тарафыннан рөхсәт кәгазе бирелгән була.

Тик менә эш белән тәэмин итүче тарафыннан машина йөртүче медицина тикшерүе, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге буенча инструктаж узмаган. Транспорт чарасының техник төзеклеге тикшерелмәгән, техник карау узмаган.

Шәһәр прокуратурасы документлары буенча 56 яшьлек машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте вакытында аек булмаган. Аның канында 0,52% алкоголь табыла.

Якынча мәгълүматларга караганда, юл һәлакәте иминлек тизлеген арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан. 2011 елда суд карары буенча, автобус йөртүче исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утырган өчен җаваплылыкка тартылган булган.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса