Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районында урып-җыю эшләре тәмамланып килә

Әлмәт районында 51232 гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданының 851 гектарын суктырасы калган. Игенчеләр уҗым культураларын, сабан бодаен, борчакны, арпаны, солыны, тарыны тулысы белән җыеп бетерделәр инде.

Бүген район басуларында 90115 тонна ашлык суктырасы калган. Район буенча уңыш бирүчәнле гектарыннан 17,6 центнер тәшкил итә. Республиканың да уртача күрсәткече әнә шундый. Хуҗалыклар карабодайны җыеп бетерү бедән мәшгуль. Кукуруз суктыруга соңрак керешәчәкләр. Уҗым культураларын чәчү сроклары да тәмамланып килә. Районда көзге чәчү планлаштырган күләмнең 90 процентында башкарылган. Туфрак эшкәртү тәмамланып килә, аның яртысы эшкәртелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250