Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районында тагын бер ветпункт сафка басты (+ фотолар)

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин ТР Министрлар Кабинетының төп ветеринария идарәсе җитәкчеләре белән берлектә Яңа Кәшер авылында мал офисы ачу тантанасында катнашты.

Узган ел габдрахманлыларга мондый бәхет елмайган иде, киләсе елга Бишмунча, ә аннан соң Ямаши авылларында шундый ветпунктлар ачылырга тиеш.

Әлеге пункт 16 авылны үз эченә алып, барлыгы ике дистәгә якын авыл халкына мал медицинасы буена хезмәт күрсәтәчәк. Яңа ветеринария офисында хәзер мал табибы бүлмәсе, даруханә, ясалма орлыкландыру пункты (авыл халкы өчен ясалма орлыкландыру зур проблема булган), вак җәнлекләргә медицина хезмәте күрсәтә торган сырхауханә дә булачак.

Әйтергә кирәк, Яңа Кәшер Әлмәт районында иң эре һәм зур авылларның берсе булып тора. Ә соңгы берничә елда аңа зур үзгәрешләр дә керде һәм барысы да бары уңай яктан гына. Әлеге үзгәрешләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин да карап йөрде. Авылның Мәдәният йорты авария хәлендә, әмма әлеге проблеманы тиз арада чишү юлын табачагына ышандырды район җитәкчесе. Шулай ук авыл мәктәпләрен дә карап чыкты ул. Яңа мәктәпнең сафка басуын ашыктырырга һәм спонсорларны активрак эзләргә боерды.

Яңа Кәшердә чакта Айрат Хәйруллин «ТР Әлмәт отрядының иң яхшы янгын каравылы шоферы» бәйгесе төбәк җиңүчеләрен котлады. Аларга диплом тапшырып, Казанда узачак иң яхшы шофер бәйгесендә җиңеп чыгуларын теләде. Кыскасы, җитәкче Яңа Кәшернең социаль һәм мәдәни объектларын барлап, аларның торышын бәяләп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса