Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районында капиталь ремонттан соң ФАП ачылды

Ерсубайкино авылында район башлыгы Мәҗит Салихов катнашында фельдшерлык-акушерлык пунктын капиталь ремонттан соң тантаналы ачу булды.


"ТР президентының башлангычы белән 2012 елда республикада 2012-2016 елларга халыкка башлангыч медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү программасы башланган иде, - диде Мәҗит Салихов. - Быел шул программа кысаларында Әлмәт районына республика бюджетыннан 17 миллион сумнан артыграк акча бирелде".

2013 елда Ерсубайкино авылындагы ФАПта 100 мең сумга 7 тәрәзә конструкциясе алыштырылды. Капиталь ремонт ясау "Татнефть" компаниясенең финанс ярдәме аркасында мөмкин булды. Пунктның түбәсе яңадан ябылды, веранда ясалды, койма коелды, бинаның эчендә ремонт эшләре башкарылды. Бина үзәктән су китерү системасына ялганды, септик җиһазланды, территория тәртипкә китерелде. Ремонт эшләренең подрядчысы Леонид Чучелов җитәкләгән "Рось" төзү компаниясе булды.

Бу көнне капремонт эшенә өлеш керткән төзүчеләргә, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары, почет грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса