Әлмәт районында чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике шофер һәлак булды
Кичә 21сәгать 5 минутта Әлмәт - Урсай юлының 12 нче километрында VOLVO FM-TRUCK 4X2 (цистерна-бензовоз) шоферы (1951 елда туган, Казанда яшәгән) Урсай ягыннан шәһәр ягына барганда юл чатында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, башка транспортка өстенлек бирми һәм RENAULT FLUENCE белән бәрелешә.
Әлеге машинада Ютазыда шәхси эшмәкәр булып эшләүче 1990 елгы шофер була. Юл-транспорт вакыйгасы аянычлы тәмамлана: VOLVO һәм RENAULT шоферлары алынган имгәнүләрдән урында ук һәлак булалар. RENAULT пассажиры (1989 елгы) медсанчастька озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа