Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районына саранча үтеп керде

Татарстанның 20 районында саранча барлыгы ачыкланган.

Әлеге корткыч 50 мең гектар мәйданда табылган. Бу хакта селектор киңәшмәсе барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Белгечләр фикеренчә, 220 мең гектар авыл хуҗалыгы җирен тикшерү барышында саранчаның ике популяциядә булуы билгеле булган, аларны юк итү өчен республика халкы белән берлектә эш итәргә кирәк.

Саранчаның безнең республикада пәйда булып үрчи башлавына корылык сәбәпче икән. 2010 елда ук инде (бу ел тарихка республикада гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә аномаль корылык белән кереп калды) корткыч Самара, Саратов, Оренбург өлкәләреннән Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарында - Бөгелмә, Әлмәт һәм Ютазыга үтеп керә. Тиз арада күрелгән чаралар нәтиҗәсендә аннан котылуга ирешелә.

Әлмәт районы хуҗалыкларында бүгенге хәлләр хакында кызыксынып, без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдерәкыйповка мөрәҗәгать иттек

- Июнь азагында безнең кайбер хуҗалыкларда саранча кабат күренә башлады һәм ул нормадан өстә, - дип аңлатмасын башлады ул. - Иктисади зыян салу бусагасы нормалары буенча, ун ятьмәдә бары ун бөҗәк булырга тиеш, бүген белгечләр ун ятьмәдә 40 саранча таба. Артык хафаланып чаң сугарга кирәк булмаса да, барыбыз да югары әзерлектә торырга тиеш. Ник дигәндә, саранча коры елларда үзенә җитмәгән су запасын яшел массаны ашау юлы белән каплый. Бер корткыч тәүлегенә 1 кг яшел масса ашый, 300 км юлны очып үтәргә сәләтле. Өстәвенә, саранча тиз арада үрчергә сәләтле.

Извил Габдрәкыйпов сүзләренчә, безнекеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы куйган бурычны үтәргә әзер. Әлмәттә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә саранчаның таралуын туктату буенча оператив штаб булдырылган. Аңа авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, идарә белгечләре керә. Корткычлар белән көрәшү өчен 2010 елда ук сатып алынган, катлаулы участокларга үтеп керергә мөмкинлек бирүче вентиляцион сиптергечләр дә, препарат-инсектицидлар запасы да бар, шәхси саклану чаралары да җитәрлек.

Саранча әлегә иген культуралары мәйданнарында күренми, ул күбрәк көтүлек урыннарында, ташландык басуларда туплана икән. Бигрәк тә әрем үскән мәйданны үз итә. Әгәр дә инде корылык дәвам итсә, корткыч бөҗәк тиз арада таралып, бакча культураларына да (бәрәңге, суган һ.б), агач-куакларга да, иген басуына да һөҗүм итәргә мөмкин. Шуңа күрә белгечләр саранча беренче булып урнаша торган урыннарга аерым игътибар итәргә киңәш итә.

Корткычларның таралуы турында мәгълүматны кабул итү өчен Әлмәттә дә кайнар линия эшли башлады. Саранча күпләп тупланган урынга тап булгансыз икән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 45-50-72, 45-50-53 телефоны аша, яки 000 хезмәтенә мөрәҗәгать итүегез сорала.

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250