Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районы сыер савучылары көч сынашты [+ ФОТОЛАР]

Әлмәт муниципаль районында сыер савучылар, көтү яңарту буенча технологлар арасында һәр елны бәйге уздыру күркәм традициягә әйләнде.

Республика районнарында мондый чаралар үткәрү онытылып барса да, безнең төбәктә аны истә калырлык, терлекчелек хезмәтчәннәренең Сабан туе итеп оештыралар. Бәлки шуңадыр да әлеге бәйгене хуҗалыкларда көтеп алалар. Быел 45 нче тапкыр үткәрелүче бәйге "Аппак" хуҗалыгы җәйләвендә булды.

Әлмәт районында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә барлыгы 18 мең баш мөгезле эре терлек асрала. Аларның 4715 е савым сыерлары. Малкайларны карау-тәрбияләү, сөт савып алу өчен җәйләүләргә һәркөнне 78 савымчы ашыга. Бәйгегә әлеге тырыш затларның 25 е (11 хуҗалыктан) осталыкта, җитезлектә көч сынашырга килгән иде. Арада тәҗрибәле терлекчеләр белән беррәттән мәктәп укучылары да, яшьләр дә бар. Аларның һәммәсен Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов сәламләде. Ул үзенең чыгышында районда булган традицияләрнең киләчәктә дә дәвам ителәчәген, күп сөт сауганнарга субсидияләр бүленүнең терлекчелеккә игътибар артуын күрсәтүен искәртте, савымчыларга, технологларга уңышлар теләде.
Узган елгы җиңүчеләр бәйге әләмен күтәргәннән соң ярышларга старт бирелде. Сыер савучылар савым аппаратын вакытка сүтеп-җыйдылар, аннан сөтлебикәләр янына ашыктылар. Шунда ук алар сауган сөтнең сыйфаты, чисталыгы тикшерелде. Көтү яңарту буенча технологлар да көч сынашу өчен билгеләнгән урынга юнәлде.
Бәйге комиссиясе эшләргә бәя биргән, җиңүчеләрне ачыклаган арада районның үзешчән сәнгать осталары концерт номерларын тәкъдим итте. Районыбызның алдынгы терлекчеләре оештырылган милли уеннарда да актив катнашты. Кемдер капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, икенчеләр күзен бәйләгән килеш бүләкләр кисте.
Җиңүчеләр игълан ителгәнче башта 2013 ел нәтиҗәләре буенча алдынгы дип табылган терлекчеләргә, эшләүче пенсионерларга район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ниһаять, бәйге йомгакларына да чират җитте. Районның иң оста савымчысы булып быел "Аппак" хуҗалыгыннан Галина Фадеева танылды. Икенче урынны Лениза Мостафина ("Чулпан") белән Татьяна Климина (Токарликов исемендәге ААҖ), өченче урынны Халида Узакова ("Ярыш") һәм Лилия Минһаҗева ("Актау") бүлештеләр.
35 яшькә кадәрге яшьләр арасында "Чулпан"нан Лилия Рәхмәтуллина үзен иң оста савымчы дип танытты. Найлә Мохитова (КФХ "Заһидуллин") һәм Валентина Андреева (Токарликов ис.) икенче, Эльза Петрова ("Чишмә"), Алия Рәхмәтуллина ("Кичүчат"), Светлана Савельева ("Беренче май") өченче урыннарны алды.
Укучылар арасында беренче урынны Кичүчат мәктәбеннән Рамилә Бәдретдинова яулады. Дмитрий Буслаев (Васильевка мәктәбе), Алина Уварова (Б.Ямаш) икенче, Миләүшә Мостафина (Бишмунча), Виолетта Вәлитова (Васильевка), Анна Фадеева (Аппак) өченче урын өчен бүләкләнделәр.
Технологлар арасында менә ничә ел инде беренчелекне Токарликов исемендәге хуҗалыктан Виктор Токарев үз кулыннан ычкындырмый. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса