Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районы Җәмәгать советының чираттагы утырышы булды

Утырышта район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, ТР президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча идарәсенең баш киңәшчесе Ленар Сәлахов, совет әгъзалары, төрле диаспора һәм община җитәкчеләре катнашты.

Утырышта милләтара мөнәсәбәтләр, дәүләтнең милли сәясәт концепциясен эшләүнең барышы, Әлмәт районында миграция сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре каралды.

Беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясап, район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов районда милли сәясәт буенча дәүләт концепциясен гамәлгә ашыру программасының төп юнәлешләре белән таныштырды. Җәмәгать советы әгъзалары тарафыннан күп сораулар булды.

Чит ил гражданнарының законсыз яшәү фактларын кисәтү, ачу һәм туктату эшенең торышы турында Әлмәт районы эчке эшләр булеге башлыгының гомуми күзәтчелек буенча урынбасары Олим Отакулов сөйләде.

Җәмәгать советы утырышында каралган мәсьәләләр буенча милли диаспора һәм община җитәкчеләре үз фикерләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса