Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районы экологияне кайгырта

Районда санитар-экологик торышны яхшырту буенча ел саен торак пунктларның берсендә семинар-киңәшмә уздыру традициягә әйләнде. Аның быелгысы Яшьләр бистәсендә үтте.


Кунакларны төзекләндерелгән авыл каршы алды. Мондый күләмле чаралар оештыру мәшәкатьле булса да, ул авылларга ярдәм күрсәтү өчен бер форсат та. Яшьләр бистәсенә дә юлларга вак таш җәюдә, чишмәне төзекләндерүдә, буяу-сылау эшләрендә һәм башка проблемаларны чишүдә "Елховнефть" идарәсе, юл службалары ярдәм күрсәткән, бистә кешеләре дә актив катнашкан. Шуңа күрә һәр авыл җирлегенең ел саен үтә торган әлеге семинарның үзендә оештырылуын теләве гаҗәп тә түгел.
Мәдәният йорты каршында шәхси хуҗалык алып баручыларның күргәзмәсе оештырылган иде. Шулай ук районга хезмәт күрсәтә торган торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре дә игътибарга эшчәнлекләре чагылдырылган стенд тәкъдим иткән.
Семинарда катнашучылар балалар бакчасында да булды. "Ромашка" нәниләренә кече яшьтән үк экологик тәрбия бирелә. Соңгы елларда әлеге чара кысаларында балалар Сабантуе уздырыла башлады. Бу көнне Яшьләр бистәсе шатлыклы авазлардан гөрләп торды. Кичү, Бута, Дербедень авыллары һәм Яшьләр бистәсе балалары төрле ярышларда көч сынашты, рәхәтләнеп күңел ачты.
Пленар өлеш Мәдәният йортының фойесында мәгариф учреждениеләренең кул эшләреннән ясалган күргәзмәне һәм райондагы экология торышын чагылдырган фильм караудан башланды. Фильмда да, экология департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин докладында да уңай мисаллар белән, җитешсезлекләр дә билгеләп үтелде. Район башлыгы Мәҗит Салихов шәһәрдә дә, районда да экологияне савыктыру, чистарту буенча зур эш башкарылуын, бу эшне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады, чүп өемнәре күзәтелгән авыл җирлекләре җитәкчеләренә катгый таләп куйды.
Эшлекле сөйләшү азагында "Эколидер" бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Бүген авылларга да таләпләр зур. Мисал өчен, һәрбер торак пунктта янгын машиналарына су тутыру өчен шартлар тудыру зарур. Яшьләр бистәсендә бу урын суэтем башнясы янында икән. Янгын машинасы бистә белән танышып йөргәндә кунакларга эш принцибын күрсәтте.
Чара агачлар утырту белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250