Әлмәт таңнары

Әлмәт районы быел төзелеш өлкәсендәге 25 программаның 22 сендә катнаша

Ләкин әле федераль һәм республика программаларына кертелмәгән һәм шул ук вакытта кичекмәстән чишелеш сораган объектлар да бар.

Аларны район җирлегендә урнашкан предприятиеләр һәм депутатлар ярдәме белән хәл итәргә мөмкин. Өч дәрәҗәдәге (Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы, район Советы) депутатлар катнашында уздырылган киңәшмәдә әнә шулар тикшерелде.

Район федераль, республика программаларының һәммәсенә керергә тырыша. Программаларга эләгү һәм аларны тормышка ашыру - ул безнең тормыш-яшәеш шартларын яхшырту да. Әлбәттә, республика һәм федераль бюджеттан ярдәмгә ирешү өчен шактый бусагалар таптарга, төбәкнең нәкъ менә шушы ремонт-төзекләндерү эшләренә мохтаҗлыгын расларга кирәк. Депутатлар - бу эштә зур ярдәмче. Район башлыгы Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, чынлап та, соңгы ун елда уртак тырышлык белән Әлмәт тамырдан үзгәрде. Социаль-икьтисади үсеш буенча рейтингта безнең районның икенче урын алуы күп нәрсә сөйли.

- 2011 елдан башлап җирле бюджетта район үсешенә торак йортларга капиталь ремонттан тыш акча каралмый башлады. Без булган сорауларны төрле программаларда катнашып чишәргә тырышабыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та.

Узган ел әлмәтлеләр республикада булган 17 программаның 15 ендә катнашты. (Без бу хакта тәфсилләп язып чыккан идек инде). Быел 22 программа буенча эшләргә тиешбез. Мисал өчен, агымдагы елда 155 мең квадрат метр торак төзү бурычы тора. Шуның 58,5 мең кв. метры социаль ипотека, 4,4 мең кв. метры авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен, 60,1 мең кв. метры шәхси торак төзелеше булырга тиеш. Шулай ук быел 5 универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк, алты мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. Инвалид балаларга 1 нче гимназия белән 24 нче мәктәпкә тоткарлыксыз керү өчен шартлар тудыру да программага кертелгән. Кыскасы, безне ел дәвамында күңелле вакыйгалар, социаль объектларны капиталь ремонттан соң һәм өр-яңаларын ачу тантаналары көтә.

Ә менә шәһәр өчен мөһим булган чистарту корылмаларына реконструкция һаман да чират көтәргә мәҗбүр. Балалар бакчаларына, авыл Мәдәният йортларына ремонт кирәк. Бюджет оешмаларындагы җылыту казаннарын да алыштырырга вакыт җиткән. Муниципаль карамактагы юлларга, шәһәр урамнарына, үзәк район шифаханәсенә ремонт таләп ителә - Марат Гыйрфанов "йомшак" урыннар исемлеген тагын дәвам итте.

Реклама

- Дөрес, бу проблемаларны чишү өчен төрле чыганакларны эзлибез. Депутатлар корпусына, предприятиеләргә өмет тотабыз, - диде ул залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Киңәшмәдә күп кенә эшләрнең нефтьчеләр ярдәме белән башкарылуы кат-кат ассызыкланды. Юллар, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләре, торак йортлар - һәммәсендә дә "Татнефть"нең саллы өлеше бар.

Сөйләшүдә республика профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова да катнашты. Ул республиканың Россиядә алдагы урыннарны биләвен, социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсенең югары темпта булуын билгеләп үтте. Ләкин әле бу тынычланырга ирек бирми.

- Рәсми статистика буенча эш хакларын бирүдә 120 миллион сум бурыч бар. Һәр бишенче предприятие банкрот һәм зыянга эшли. Эшсезләрнең һәр бишенчесе яшьләр. Бүген аларны эшкә урнаштыру буенча закон проекты тикшерелә. Хезмәтне саклау белән бәйле сораулар да бар. Тыныч вакытта эш урыннарында кешеләр гомере өзелү - коточкыч күренеш. Әлеге мәсьәләләрне чишүдә һәр дәрәҗәдәге депутат үз өлешен кертә ала, - диде профсоюзлар башлыгы.

Депутатларны халык үзе төрле органнарга мәнфәгатьләрен яклауларына ышаныч күрсәтеп сайлый. Безнең мәнфәгатьләр - тыныч, имин, уңайлы тормыш.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: