Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов район хуҗалыкларына комиссия белән чыкты

Аның белән бергә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов, район башлыгының киңәшчесе Фәрит Миннебаев та бар иде.

Мәҗит Салихов 5 хуҗалыкта булды, "Чишмә", "Зәй", "Чагылтау", "Чулпан" һәм "Ярыш" хуҗалыкларында яфрак азык әзерләү һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.

Район игенчеләре алдында 45 мең гектар мәйданнан игеннәрне җыеп алу бурычы тора. Фаразларга караганда, гектардан уртача уңыш 15-20 центнер тәшкил итә.

"Иген уңышын вакытында һәм мөмкин кадәр кимрәк югалтулар белән җыеп алырга" - район башлыгы игенчеләр алдына шундый бурыч куя. Урып-җыю эшләренең барышын ул шәхси контрольдә тота. Аның кушуы белән башка еллардагы кебек үк штаб оештырылды һәм барлык хуҗалыкларга муниципалитеттан җаваплы затлар беркетелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса