Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районы башкарма комитетына яңа җитәкче сайланды

Бүген Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Әлмәт шәһәр Советының II (уртак) сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына яңа җитәкче сайланды.

Әлеге вазифага 4 кеше дәгъва кылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Гыйрфанов, "Стела Медиа" ҖЧҖ директоры урынбасары Евгений Ермолаев, Рус Акташы җирлеге башлыгы Алексей Лазарев, ЖЭУ "Успех" ҖЧҖ директоры Рөстәм Гәрәев. Моңа кадәр Әлмәт һөнәри көллият директоры Артур Миннәхмәтов та исемлектә булган, әмма ул үз теләге гаризасын кире алган. Сессиядә депутатлар бертавыштан Марат Гыйрфановны сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса