Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районы авылларында кредит алучылар саны арткан

Әлмәттә авыл хуҗалыгы үсеше дәвам итә. Моңа Әлмәт районы авылларында шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен бирелә торган кредитлар саны арту ишарә ясый.

Район башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2014 елда Әлмәттә 114 889 456 сумлык 363 кредит бирелгән. 2013 елда кредитлар саны 16 га кимрәк булып, гомуми сумма 95 миллион тәшкил иткән. Гадәттә, әлмәтлеләр андый кредитны мал-туар үрчетүгә, абзарлар яңартуга һәм авыл хуҗалыгы техникасы алуга тота.

Районда гаилә фермалары үстерүгә дә тиешле игътибар бирәләр. Бүген бездә 19 гаилә фермасы бар, шуның 3 се югары технологияле. Бүгенге көндә тагын 3 ферма төзелеш стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса