Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт район башлыгы: «Бердәм Россия»нең ишегалларын төзекләндерү буенча бишьеллык программасы Әлмәт тәҗрибәсенә таянып гамәлгә ашырылачак

Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин Иске Михайловка авылындагы участокта «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты.

«Бердәм Россия» илдә үз кандидатларын шушы юл белән билгеләүче бердәнбер партия санала. Әлмәттә күптән түгел зур форматта дебатлар узды. Кандидатлыкка кандидатлар, үзем дә алар сафында идеяләр белән уртаклаштык, сайлаучыларның сорауларына җавап бирдек. Мондый алым безгә халыкның фикерен белергә, аралашырга мөмкинлек бирде. Фикер алышуларда яңгыраган сорауларның берсе мәктәпкәчә белем бирү белән бәйле иде. Быел Әлмәттә ике балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзелә. Димәк, чиратлар, урын җитмәү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Шушы көннәрдә Республика Президенты «Бердәм Россия» партиясе тәкъдиме белән ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча бишьеллык программа кабул ителәчәген әйтте. Әлмәттә андый тәҗрибә бар инде. Һәм әлеге программа нәкъ Әлмәт тәҗрибәсенә таянып гамәлгә ашырылачак. Совет урамы, 153 адресы буенча ишегалды ремонтланып кына калмады, анда балалар, өлкәннәр өчен бөтен шартлар тудырылды, - дип җиткерде Айрат Хәйруллин.

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә карап 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларга Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның ахыргы исемлеге булдырылачак.

· Бүген Әлмәт шәһәрендә 10, районда 9 участок эшли. Һәркем берничә кандидат өчен тавыш бирә ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса