Әлмәт таңнары

Әлмәт полиция бүлеге ветераннарын хөрмәтләделәр

Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан Әлмәт полиция бүлеге ветераннарын җыеп хөрмәтләде.

"Юность" лагерена хокук органнарында ничә дистә еллар эшләгән 160 ветеран килде. Иңгә-иң җәмәгать тәртибе сагында торучылар өчен "бер күрешү - үзе бер гомер".

Эчке Эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов өлкән хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән тәбрик итте.

- Әлмәттә эчке эшләр органнарын торгызудагы фидакарь тырышлыгыгыз, аның нәтиҗәле эшчәнлегенә җирлек булдыруыгыз һәм бу хезмәткә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт, - диде җитәкче.

Җәмгыятьнең "иң тынгысыз" категориясе белән эшләгән ветераннарны муниципалитет җитәкчеләре исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та котлады.

Реклама

Полиция бүлегенең ветераннар советы рәисе Рәшит Ярмиев белдергәнчә, эчке эшләр органнары ветераннары соңгы елларда яшьләрне патриотик тәрбияләүгә актив кушылган.

- Яшьләрнең профессионаллар булып ирешүендә ветераннарның өлеше бәяләп бетергесез, - дип ассызыклады чыгышында ветераннар советы рәисе. - Өлкәннәр - сайлаган һөнәргә, данлы традицияләргә тугрылык үрнәге.

Тантаналы чара очрашу-аралашу, сый-хөрмәт һәм җыр-биюгә генә түгел, котлауларга да мул булды. Озак еллар нәтиҗәле эшләгән, лаеклы ялга киткәч тә тынгысыз калган ветераннарга Әлмәт полиция бүлеге, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бүләкләре тапшырылды.

Анна Стёпочкина

Полиция бүлегенең ММЧ белән элемтә буенча өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: