Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт муниципаль районы яшьләренең VI Конгрессы кысаларында шәһәребездә яшьләр үз проблемалары буенча фикер алыштылар

"Патриотик тәрбия": гаиләдәме, фән беләнме? 26 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районы яшьләренең VI Конгрессы узачак.

Төбәк дәрәҗәсендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда яңа формалар һәм алымнар эзләү, бу эшкә җирле үзидарә органнары һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү - әлеге форумның максаты.

Конгресс кысаларында бу көннәрдә югары һәм урта-махсус уку йортларында лидерлар төрле секцияләрдә яшьләр проблемалары буенча фикер алыша. Ул музыка көллиятендә "Шәхес культурасы. Яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү" проблемасына багышланган чыгышлар белән башланып китте. Физик культура көллияте исә "Сәламәт яшәү рәвеше - сәламәт милләт нигезе" темасы белән кызыксынучыларны җыйды. Катнашучылар чыгышларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт, туризм объектларыннан һәркем файдалана алу мөмкинлеге, физик тәрбия сыйфатын камилләштерү, матди-техник базаны ныгыту, спорт резервы тәрбияләүнең дә нәтиҗәле системасын булдыру турында фикерләрен ирештерделәр.

- Тәҗрибә уртаклашуны күздә тоткан мондый очрашулар бик кирәк. Башкаларның да "күзен кыздыру", үзләренең калепләре турында төплерәк уйланырга мәҗбүр итү өчен дә зарури ул, - ди медицина көллиятенең 3 нче курс студенты Диана Җәлилова. 1 нче курста ук "Мария" волонтерлар клубын үз иткән студент кыз укытучылары белән берлектә төрле акцияләр оештырып, күп яшьтәшләренең сәламәтлекләренә мөнәсәбәтен үзгәртә, ике танышының исә бик тә яман гадәтләрдән арынуына да сәбәпче була.

Иң яхшы пропаганда - шәхси үрнәк

- Физик активлык - сәламәтлекне саклауда мөһим компонент. Утыру-яту рәвеше белән авыру килгәнне көткәнче, физик күнегүләр белән аны кисәтүең хәерлерәк. Йөрү-йөгерүме ул, аэробикамы, йогамы - барыбер, тик көн саен шөгыльләнегез. Үзегезне, һичшиксез, бәхетлерәк, тазарак, дәртлерәк тоячаксыз! - яшь конгрессменнар шундый фикердә.

Икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалында узган "Бүгенге шартларда яшьләрдә гражданин тәрбияләү"гә багышланган очрашуны да шул шәхси үрнәк мисалы белән башладылар. Әлеге уку йортын тәмамлаган Виталий Климонскис быелның 13 июнендә армия сафларына алынган. Ул Йошкар-Олада ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Очрашуда катнашучылар Виталий белән скайп аша элемтәгә керде. Студент вакытта ук үзен лидер итеп таныткан егетнең дуслары, танышлары залда күп булып чыкты. Сорауларны яудырдылар гына.

- Институтта алган белемеңнең хәрби хезмәттә кирәге чыктымы?

Юрист белгечлегенә укыган солдат һич икеләнүсез:

- Әлбәттә, - дип җавап бирде. - Ни дәрәҗәдә гаҗәп тоелмасын, әле ничек кенә кирәге чыкты. Мин бүген дивизия командирының хокук эшләре буенча ярдәмчесе, юрисконсульт вазифасын да башкарам. Дивизиядәге документ әйләнешен генә исәпкә алсаң да - бу минем өчен нинди зур тәҗрибә булуын чамаларга мөмкин. 100 процентка (!) оттым.

- Виталий, хәрби хезмәт үтүең кайткач, эшкә урнашканда ярдәм итәр микән соң?

- Бүген һәрҗирдә эшкә урнашучы ир-егеттән хәрби билет таләп ителә. Бигрәк тә дәүләт органнарына эләгим дисәң, әлеге структураларга ансыз юл юк. Икенчедән, солдат тормышы максатчанлык, җыйнаклык, пөхтәлек һәм иң мөһиме төгәллек, эшкә җитди караш кебек сыйфатлар тәрбияли. Ә алар исә һәр өлкәдә беренчел.

- Хәрби хезмәт вакытын көтүче егетләргә нинди киңәшләрең бар?

- Физик һәм әхлакый яктан әзер булу әһәмиятле. Әти-әниләрне әзерләп кую да әйбәт. Уллары өчен артык борчылмасыннар.

- Синең кебекләр Әлмәткә бик кирәк. Без сине көтәбез, Виталий! - дип онлайн элемтәгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов нокта куйды.

Секция эшен армия хезмәте, яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү, гражданин тәрбияләү кебек чыгышлар белән дәвам иттеләр.

Кем ул патриот? Патриотизм нәрсә ул? Татар теленең аңлатмалы сүзлеге болай ди: "Патриот - үзенең туган җирен, халкын, илен, Ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер кеше. Патриотизм - ныклы гражданлык позициясе, үз илеңә, халкыңа мәхәббәт". Темага ачыклык кертүчеләр исә патриотик тәрбияне гаилә белән бәйләү отышлырак дигән фикер әйтте. Нәкъ менә гаилә мөнәсәбәтләре - күзаллау һәм хисләр бәйләнеше.

Залдагылар фикеренә колак салыйк.

Ирина Краснова, институт психологы:

- Патриотик тәрбия һәрдаим игътибарда булырга тиеш. Ул безгә кадәр дә булган, безнең чорда да, моннан соң да башкарылырга тиеш. Ул, гомумән, ана сөте белән керергә тиеш хис. Безнең уку йортында патриотик тәрбия эше әйбәт куелган. Шунысы куандыра, без аңлатканны кабул итүчеләр күп. ФОРПОСТ - шуның бер билгесе. 1 нче курска килү белән әлеге оешмага теләп киләләр, эш белән ихлас шөгыльләнәләр. Армия хезмәтенә дә хәерхаһлы алар. Мин үзем 1 нче курс кураторы. Шушы көннәрдә генә әле хәрби комиссариат өчен документлар әзерләдек. Бик тиз җыеп тапшырдылар.

Руслан Хәмитов, музыка көллиятенең 1 нче курс студенты:

- Мин үземне патриот дип саныйм. Ул Ватаныма мәхәббәт хисе һәм киләчәккә өмет белән каравымда чагыла. Бу ике яклы теләктәшлек. Мин түләүсез белем алам, уку дәверендә стипендия түлиләр. Авыр тормышлы студентларга төрле ташламалар каралган. Эшкә урнашу белән проблемалар турында сөйлиләр сөйләвен. Менә мин үзем көллияттән соң белем алуны югары уку йортында дәвам итәргә ниятләп торам. Педагог белемем булачак. Ә педагогларга бүген игътибар чиксез зур.

Ринат Ситдыйков, 25 нче мәктәпнең 10 "Б" сыйныфы укучысы:

- Патриотизм проблемасы турында чыгыш әзерләдем. Ни өчен яшьләр армия хезмәтеннән кача? Үз илендә белем алганнар эшкә чит илгә китә? Сәбәбе - гаилә тәрбиясендәдер. Кечкенәдән хөрмәт тәрбияләмәсәләр, буй җиткәч "аһ" итәләр. Ә мин - патриот!

Алиса Шевелева, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты студенты:

- Мәктәптә "патриотик тәрбия" дигән фән кертергә кирәк дип саныйм. Дәрес укып, имтихан тотарлык фән булсын. Элек бердәмлек көчлерәк булган. Хәзер исә "һәркем үзе өчен" принцибы хакимлек итә. Мөгаллимнәр авызыннан да "Бу - синең проблема" дигәнне еш ишетергә туры килә. Алай булырга тиеш түгел бит!

18 ноябрьгә кадәр яшь активистлар төбәкнең иҗтимагый-сәяси тормышында яшьләрнең роле, яшьләр сәясәте һәм студентлар үзидарәсе: традицияләр һәм яңалыклар, авыл яшьләре, иҗтимагый эшчәнлек турында гәп куертачак. 26 ноябрьдә боларның барысына Конгрессның пленар утырышында нәтиҗә ясаячаклар.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250