Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш XXIV сессиясе булды

1 апрель көнне Әлмәт муниципаль районы Советының чираттан тыш XXIV сессиясе булып узды.

Аның барышында депутатлар корпусы алдына зур бурыч куелды - алар Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасарын, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе урынбасарын сайлады. Район башлыгы Мәҗит Салихов тарафыннан әлеге вазифаларга муниципаль район башлыгы киңәшчесе, Багряж-Никольск авыл Советы депутаты Наҗия Хәйдәрова кандидатурасы тәкъдим ителде. Депутатлар ачык тавыш биреп, бертавыштан аңа ышаныч күрсәтте.

24 март көнне өстәмә муниципаль сайлауларда Наҗия Хәйдәрова 93,6 % тавыш җыеп, Багряж-Никольск авыл Советы депутаты итеп сайланды. Бу хакта муниципаль район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рафик Гарифуллин мәгълүмат җиткерде.

Мәгълүм булганча, Наҗия Хәйдәрова озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләде, узган елның ноябреннән муниципаль район башлыгы киңәшчесе булып эшләде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250