Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт муниципаль районы – җиңүче!

Муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәмчә бизәү буенча республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйге Җиңү бәйрәме алдыннан игълан ителгән иде. Ул өч номинация буенча үтте.

«Республика буыйсынуындагы шәһәр үзәге булган муниципаль районны һәм шәһәр округы районын иң яхшы бәйрәмчә бизәү» номинациясендә беренче урын Әлмәт муниципаль районына бирелде! Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллинга җиңүче Дипломын тапшырды. Бүләккә бирелгән 1 млн сумлык грант шәһәр һәм районны яхшыртуга тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса