Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салиховның Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

Хөрмәтле әлмәтлеләр!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәбез!

Халыкара законнарда һәм үз илебез кануннарында тупланган иң яхшы маддәләрне үз эченә алган Республикабыз Конституциясе гражданнарның хокуклары һәм ирегенең, дәүләтчелегебезнең ышанычлы гаранты булды һәм шулай булып кала да. Ул җирле үзидарәне үстерүнең, һәр кеше иминлегенең төп нигезе булып тора һәм социаль-икътисади тотрыклылыкка, конфессияара татулыкка, үзара килешеп яшәүгә, милли-мәдәни традицияләребезне ныгытуга бары тик цивилизацияле, хокукый юл белән генә ирешү мөмкин булуын ачык күрсәтә.

Бүген һәркайсыбыз Татарстан Республикасында гомер кичерүе белән хаклы рәвештә горурлана һәм көндәлек тырыш, ару-талуны белмәс хезмәте белән җөмһүриятебез иминлеген-хөрлеген ныгытырга омтыла. Бу бәйрәм көнендә барыгызга да бәхет-сәгадәт, ныклы сәламәтлек, хәерле-бәрәкәтле гомер телибез! Барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңыш юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хакимлек итсен, тотрыклылык иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга ярдәм итсен!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса