Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Хөрмәтле ир-егетләребез, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары!

23 февральдә илебез традицион рәвештә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Бу - җәмгыять мәнфәгатьләренә риясыз хезмәт итүче, дәүләтебезнең иминлеген саклаучы һәм яклаучы, аның куәтен ныгытучы көчле, кыю, нык ихтыярлы кешеләр бәйрәме.

Бу көнне без батырлык, намус һәм бурычыңа тугрылык кебек төшенчәләрне һәрвакытта да изге дип санаган, чын сугыш афәтләрен үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбызны, бүген Ватан сагында торучыларны, армия сафларында хезмәт итеп кайткан һәм әле китәргә генә әзерләнүче егетләребезне хөрмәтлибез.

Россия хәрби көчләренең батырлыгы һәм фидакарьлеге белән сугарылган бу бәйрәм барлык буыннарны берләштерә. Без сезнең белән һәм Ватан сугышының героик сәхифәләре белән горурланабыз, әтиләребез һәм бабаларыбызның сугышчан батырлыклары турындагы якты истәлек-хатирәләрне кадерле ядкарь итеп саклыйбыз.

Бәйрәм белән сезне, кадерле әлмәтлеләр, сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннары, Ватанны саклаучылар!

Сезгә ныклы сәламәтлек, бары тыныч тормышта гына якты җиңүләр һәм күркәм казанышларга ирешүегезне телибез!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Ә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250