Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салиховның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез!

Күп еллар дәвамында сез гражданнарыбызның тормышы, сәламәтлеге, хокуклары һәм ирекләре сагында торасыз, җинаятьчелеккә каршы аяусыз көрәш алып барасыз, җәмәгать тәртибен саклыйсыз һәм иҗтимагый куркынычсызлыгыбызны тәэмин итәсез. Районыбыз җирлегендәге социаль һәм икътисади вәзгыять, кешеләрнең тынычлыгы-иминлеге һәм үзләрен ышанычлы хис итүе күп яктан сезнең хезмәтегезгә бәйле. Болар барысы сездән даими киеренкелек, гаять зур көч һәм энергия, югары дәрәҗәдә ихтыяр көче һәм кыюлык таләп итә, сезгә еш кына гаделлек һәм иминлек хакына үз тормышыгызны да куркыныч астына куярга туры килә.

Сезнең һөнәри осталыгыгыз, көндәлек киеренке хезмәтегез хәзерге заман шартларында яңадан-яңа бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Әлмәт полициясе шәһәрдә яшәүчеләрнең зур хөрмәт-ихтирамын һәм ышанычын казанды. Бүгенге көнгә Әлмәт муниципаль районы территориясендәге оператив хәл торышын ышанычлы рәвештә тотрыклы дияргә була. 100 мең кешегә исәпләгәндә теркәлгән җинаятьләр саны республика буенча уртача күрсәткечтән шактый түбән. Моннан тыш, өстенлекле юнәлешләрнең күпчелеге буенча уңай динамика күзәтелә.

Барлык әлмәтлеләр исеменнән сезгә намуслы хезмәт итүегез, сайлаган һөнәрегезгә тугры калуыгыз, закон һәм куркынычсызлыгыбыз сагында уяу торуыгыз өчен ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә, һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны үтәүдә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз. Үзегезгә һәм якыннарыгызга мәхәббәт һәм гаилә иминлеге телибез.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса