Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм иттеләр

Шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясындагы иң зур ике бәйрәменең берсе - Ураза гаетен бәйрәм иттеләр.

Тантаналы гает намазы иртән шәһәрнең үзәк мәчетендә укылды.

Намаз башланганчы ук мәчеткә йөзләрчә иман ияләре җыелган иде. Әлмәт районының имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бәйрәм вәгазендә Рамазан аенда ураза тотуның савабы турында сөйләде, чын иман, изге гамәлләр белән Аллаһка рухи якынаюның әһмиятен күрсәтте. Фәһим хәзрәт шулай ук Татарстан диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның телеграммасын укыды.

Мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов котлады, җәмгыять файдасына игелекле эшләрнең калган айларда да дәвам итүен теләде.

Чыгышлардан соң гает намазы һәм барлык мөселманнарның тоткан уразалары кабул кылынсын дип дога укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250