Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт медсанчастенда Бөтенроссия кардиологлар фәнни җәмгыяте профессоры Игорь Першуков дәрес үткәрде

28 мартта «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда Бөтенроссия кардиологлар фәнни җәмгыятенең (ВНОК) кардиология кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы, йөрәк-кан тамырлары хирургы, интервенцион кардиология секциясе рәисе Игорь Першуков «Йөрәк ишемия авыруыннан интегүчеләрне дәвалау. Заманча терапия һәм коронар артерияләргә тире аша үтеп керү» дигән темага дәрес үткәрде.

Дөньяда йөрәк ишемия авыруыннан интегүче пациентлар саны көннән-көн арта бара. Табибларга мөрәҗәгать итәргә теләмәү, йөрәк турысындагы авырту-чәнчүләргә илтифатсызлык күрсәтү, киңәш ителгән дәвалардан баш тарту авыруның акрынлап көчәя баруына, организмда сизелерлек үзгәрешләр формалашуга китерә. Еш кына йөрәк ишемия авыруы патологик процесслар башланганнан соң берничә ел вакыт узгач кына стенокардия, аритмия, кан әйләнеше җитәрлек булмау билгеләре белән, инфаркт һәм авыруның башка формалары рәвешендә үзен сиздерә башлый.

Симерү, гипертония, аз хәрәкәтләнүле яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләр - болар барысы йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерү куркынычы белән янаучы факторлар. Болары әле йөрәк ишемия авыруына китерүче һәм кеше гомерен кыскартучы төп сәбәпләр генә. Югарыда санап үтелгән хәвефле факторларга ия пациентлар башкалар белән чагыштырганда уртача 7-10 елга кимрәк яши.

Йөрәкне кан белән туендыручы тамырлар (коронар артерияләр) вакытлар узу белән эчке яктан «атеросклеротик төеннәр» дип атала торган утырмалар белән каплана. Алар артериянең эчке ягын тарайталар һәм шуңа бәйле рәвештә йөрәккә килүче кан агымы кими. Шулай итеп йөрәк ишемия авыруы барлыкка килә.

Бөтенроссия кардиологлар фәнни җәмгыяте профессоры докладында йөрәк ишемия авыруының хроник формасы белән авыручыларны дәвалауда коронар артерияләргә тире аша үтеп керү һәм аортокоронар шунтирлау анализланды. Клиник очракларны тикшерүдә Татарстан көньяк-көнчыгыш төбәгенең дәвалау-профилактика учреждениеләре, Әлмәт үзәк район шифаханәсе, 3 нче шәһәр поликлиникасы, медсанчастьның йөрәк ишемия авыруыннан интегүчеләрне дәвалау белән шөгыльләнүче кардиологлары, терапевтлары, гомуми практика табиблары да катнашты.

Йөрәк ишемия авыруын диагностикалауда «алтын стандарт» булып коронарография тора. Бу алым белән тикшерү коронар артерия тараюның характерын, урынын һәм дәрәҗәсен төгәл билгеләү мөмкинлеге бирә.

Лилия Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250