Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт МЧСы кафеда шартлаткыч булуы турында хәбәр алган

Әлмәттә 1972 елгы Үзбәкстан кешесе исерек килеш "Старый амбар" кафесына кертмәгән хезмәткәрләрдән үч ала.

Ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлегенең дежур частена кафега шартлаткыч матдә куелу турында хәбәр итә. Мәгълүмат шунда ук Әлмәт полиция бүлегенә юллана. Үч-ачуын "тезгендә тотмаган" адәм бүген тикшерүчеләр алдында җавап тота.

Вакыйга урынына килгән оператив-тикшерү хезмәткәрләре видеокүзәтү тасмасына күз сала, тавыш яздыру җайланмасын тыңлый һәм бинадан эвакуацияләнгән кафе кунакларын сораштыра. Шулай итеп, оператив-тикшерү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре 1972 елгы Үзбәкстан вәкилен тоткарлый. Хокук бозучы җинаятьчел гамәлен танырга мәҗбүр була. Җинаятькә этәргән сәбәп бик баналь: болай да ярыйсы гына салып алган, өс-башлары каралмаган ир-атны кафе хезмәткәрләре "бәйрәм итәргә" бинага кертми. Мондый каршылыкка хәтере калган сәрхүш: "Мин моны болай гына калдырмыйм", - дип яный һәм шунда ук 01 телефоны аша кафеда шартлату булачак дип хәбәр итә.

Хәзерге вакытта аңа карата "Террор акты турында ялган хәбәр таратканы өчен" җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддә буенча җавап тотучыга 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Алсу Хәйбриева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250