Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт әләмен космоска алып менделәр

"Союз ТМА-15М" корабле галәмгә Әлмәт флагын алып менде.

24 ноябрьдә халыкара космик станциягә (МКС) яңа экипаж килде. Алар МКСта 169 тәүлек торачак. "Союз ТМА-15М" транспорт корабле командиры Антон Шкаплеров (Роскосмос), бортинженерлар - Саманта Кристофоретти (ESA) и Терри Вертса (NASA) станциягә су, ризык һәм дәвамлы экспедиция экипажына гаиләләреннән яңа ел күчтәнәчләре белән бергә Әлмәт шәһәре флагын да алып менде.

Нефтьчеләр каласы белән космонавтлар арасында дуслык җепләре 2011 елда бәйләнде. Ул вакытта шәһәр һәм район җитәкчеләре чакыруы буенча беренче тапкыр Әлмәткә Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Александр Баландин һәм Россия Герое, космонавт Сәлиҗан Шәрипов килде. Алар беренче тапкыр кешенең галәмгә очуына 50 ел тулуга багышланган чараларда катнашты. Космик кунаклар күп кенә уку йортларында булып, укучыларга, студентларга космонавтлар тормышы, көнкүреше турында кызыклы мәгълүмат ирештергән иде. Шул килүдә муниципалитет җитәкчеләре үтенече белән космонавтлар халыкара космик станциягә "Татнефть" компаниясе флагын һәм кара алтын тамчысын алып менде. Галәмнән урап кайткан символларны былтыр шәһәр мәйданында нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме һәм шәһәр көне тантаналарында тапшырдылар. Бу юлы Әлмәтнең яңа дуслары космоска шәһәр флагын алды.

Әлеге яңалык мәгълүм булу белән социаль челтәр "җанланды". Язучы РафаэльТөхфәтуллинның улы Рөстәм әфәнде шундук узган ел сентябрьдә Антон Шкаплеров һәм Сәлиҗан Шәриповларның Әлмәткә сәфәре барышында төшкән уртак фотосын элде. "Антонның бу галәмгә икенче очышы. Моңарчы тиешле бәя алмаган очучының Әлмәткә килүе җитте, шундук Россия Герое исеме бирделәр", - дип шаярта Рөстәм Төхфәтуллин. Шунда ук "Галәмгә очу - гаять күп белем, сабырлык һәм тән саулыгы таләп итә торган куркыныч хезмәт. Космонавтларга хәерле сәфәр, исән-сау әйләнеп кайтуларын телим", - дип тә өсти. Әлмәттә күрешергә язсын!

P.S. Галәмгә сәфәр барышында космонавтлар төрле, атап әйткәндә, космик биотехнология, медицина-биология өлкәләрендә фәнни-гамәли тикшеренүләр уздырырга ниятли. 60 ка якын тәҗрибә планлаштырыла, ди.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса