Реклама
Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык. Шуңа күрә бүген игенчеләрнең төп бурычы - бөртеклеләрне тиз арада җыеп алу.
Һава торышы да гел уңай гына түгел: әйләнә дә ява яңгыр, әйләнә дә коя. Болай да корылык киметкән уңышны югалтмаска тырыша авыл хезмәтчәннәре. Гәрчә язгы кыр эшләрен вакытында башкарганнар өчен быелгы корылык куркыныч тудырмаган. Май ахырын көтеп ятканнар гына сизгән ул халәтне. Район кырларына чираттагы рейдта бу хакта район башлыгы Мәҗит Салихов та искәртте.
Мисал өчен, "Союз-Агро" җәмгыятенең Мактама төбәк җитештерү комплексы уҗым арышыннан быел гектарыннан уртача 32 центнер уңыш ала. Директоры Азат Әхмәтҗанов сүзләренчә, 35-36 центнер чыккан басулары да бар.
- Бөртекле культуралар җыю тулы куәтенә бара. Тәүлегенә 200-209 тонна ашлык суктырыла. 3 ел уҗым культуралары уңмады. Ә быел, күрәсез, уҗым арышы буйга китте. Ничә ел эшләп, аның 2 метрдан артканын күргән юк иде әле. Саламы күп, шуңа суктыру авырлаша. Гадәттә бер сменага 20-25 гектар суктырсак, бүген 10 нан да арттырып булмый. Озакламый арпага керешәчәкбез. Анысыннан алдагы елларга караганда уңыш азрак булыр. Иртә чәчкәннәреннән гектарына 26 центнер чыкса, туфракка соңрак төшкәне 18-20 дән дә артмас, - диде ул.
Җитәкче шулай ук борчак уңышыннан канәгать түгеллеген әйтте. "Югыйсә технология шартларын үтәп, тирәнлеген истә тотып, карап үстердек. Шуңа да карамастан, гектарыннан 9-10 центнердан да арттырып булмас", - дип борчыла Азат Әхмәтҗанов. Әйтүенчә, узган ел борчак басуын кузак ашарга килүчеләр таптап бетергән булган.
Әлеге хуҗалыкта җирле хакимият башлыгының акчалата премиясенә беренчеләрдән булып Илсур Яфаров лаек булды. "Нью-Холланд" комбайнында 250 тонна суктырып алган механизаторга премия сертификатын район җитәкчесе үзе тапшырды. Ул узган ел да башлыкның 4 премиясенә ия булган.
Язгы кыр эшләрен вакытында башлап, бүген мул уңышка өмет иткән "Ярыш" хуҗалыгында шулай ук уҗым арышы суктыру белән мәшгульләр. Техника да бар, кешеләр дә җитәрлек. Уңыш та әйбәт. Техника дигәнең - 5 комбайн, өчесе үзләренеке, ике "Кейс" районның механикалаштырылган отрядыннан.
- Чәчү тәмамлануга Габдрахман басуларына шифалы яңгыр төште. Шуңа күрә игеннәр куандыра. Уҗым арышыннан 25-27 центнер чыга. Дөрес, җил арышларны екты. Әлбәттә, уру авырлашты. Ләкин уңышы әйбәт. Саламы күп. Басудан ук саламны рулонлап төреп ферма янына кайтарабыз, - дип аңлатты хуҗалык җитәкчесе Равил Шәяхмәтов. - Урып-җыю белән беррәттән җир эшкәртү дәвам итә. 500 га җир эшкәртелде инде. 10 августта уҗым культураларын чәчүгә керешәчәкбез. Былтыр уҗым 1000 га мәйданга чәчелгән иде. Кар аз булу сәбәпле, аларның зур өлеше юкка чыкты. Агымдагы елда 500 га чәчтек. Уңыштан канәгать. 2014 ел уңышы өчен 700 га мәйданны уҗым культураларына бирергә уйлап торабыз.
Хуҗалыкларда иген җыю белән беррәттән терлек азыгы әзерләү дә бара. "Ярыш"та яшь терлекләр өчен көнбагыш салалар. Озакламый савым сыерларына кукуруз җыюга тотыналар.
Ел саен район башлыгы премиясен "көрәүчеләр" арасында "Чулпан" хуҗалыгыннан 28 ел механизатор булып эшләүче Марат Мостафин да бар. Уракка гаилә башы өченче елын кызы Миләүшә белән чыга.
Лениногорск нефть техникумының 3 нче курсын тәмамлаган 18 яшьлек кызны таң атканнан кара төнгә кадәр авыр эшкә нәрсә этәрә соң? Журналистларны шул кызыксындырды.
- Комбайнда 3 нче ел эшлим. Ә болай әти белән тракторда эшләвем 3 нче сыйныфтан ук башланды. Миңа ошый монда. Икмәкнең өстәлгә ничек эләккәнен (нинди хезмәт аша ирешкәнен!) мин төгәл беләм хәзер. Узган ел урак чорында 70 мең тирәсе хезмәт хакы эшләдем. Укуыма үзем түләдем, машина йөртү таныклыгы алдым, - ди үзе батыр, әмма тыйнак һәм мөлаем кызыкай. "Нью-Холланд" кебек кыр корабы белән идарә итеп тә күрсәтте безгә.
- Миләүшә укуын тәмамлап эшкә урнашса, әле мәктәптә укучы улларымны өйрәтәсе булыр, - дип план кора гаилә башлыгы.
650 га ужым культураларының яртысын җыеп алган "Чулпан" хуҗалыгы җитәкчесе Миңфаяз Илалов та быелгы уңыштан канәгать:
- Урыны белән 30-35 центнер уңыш чыккан басулар бар. Бүгенге көндә бөртеклеләрне чистартып, Акташ икмәк хәзерләү һәм эшкәртү комбинатына юллыйбыз. "Татагролизинг"ка 50, төбәк резерв фондына 290 тонна тапшырасы бар. Шушы көннәрдә бурычны капларга исәпләп торабыз, - дип ышандыра җитәкче.
Чык кибүгә кырга чыгып, аннан чык төшүгә кайткан һәм көнлек, айлык норманы даими үтәп баручы фидакарьләр арасында "Зәй" хуҗалыгыннан Ленар Гарипов һәм "Рубин"нан Геннадий Кондратьевлар бар. Район башлыгы Мәҗит Салихов аларга бу юлы икешәр сертификат тапшырды. Бу мәртәбәгә Ленар Гарипов "Дон-1500" комбайнында 202 тонна ашлык суктырып ирешкән.
- Уңыш әйбәт - гектарыннан 20-22 центнер чыга. Эшләргә шартлар бар, булмаса үзебез тудырабыз (көлә). Менә "стимул" биреп торалар. Эшлә дә эшлә, - ди Бишмунчадан йөреп эшләүче комбайнчы.
Геннадий Кондратьевның комбайнчы стажы - 22 ел. Шуның икесен ул чуваш иленнән Әлмәткә килеп эштә уздырган. Узган ел да 3 премиягә ия булган механизатор бу юлы Әлмәт кырларына ике туганын да чакырган.
- Эшләргә дә, яшәргә дә, ял өчен дә шартлар бар монда. Эш хакын вакытында һәм тиешенчә түлиләр. Өстәп менә премиялиләр дә әле, - дип ымлады күрше республика вәкиле премия сертификатына.
Ул көнне җитәкчеләр һәм журналистлар десанты "Чагылтау" кырларына да сугылды. Биредә артык зур уңышка өметләнмиләр. Ләкин...
- Уңыш белән мактана алмыйбыз. Гектарына 15 центнер чамасы булыр дип исәплибез. Әмма үзебезне орлык белән тәэмин итәргә, өстән төшкән планны үтәргә җитәчәк ул, - дип ассызыклый хуҗалык җитәкчесе Гомәр Нәбиев.
Игенчеләр бу атнада уҗым культураларын суктыруны тәмамларга ниятли. Озакламый арпа өлгерәчәк. Аны җыюны һич тә кичектерергә ярамый. Югыйсә орлыклар коелачак. Димәк, бу көннәрнең һәр сәгате кыйммәт. Шуны аңлап, авыл хезмәтчәннәренә ярдәмгә ашыгучылар да юк түгел.
- Урып-җыюны оешкан төстә башкаруга һәртөрле ярдәм күрсәткән муниципаль район җитәкчеләренә һәм нефтьчеләргә игенчеләр исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Бу безнең өчен бик тә әһәмиятле, - диде Извил Габдрәкыйпов.
- Һава торышы гел уңай гына түгел. Ләкин күрәсез - халык тырыша. Кыска вакыт эчендә уңышны җыеп алу бурычын аңлап эшли авыл хезмәтчәннәре - район башлыгы Мәҗит Салиховның "Урак-2013" кампаниясенә бәясе шундый.
Илсур Яфаров, "Союз-Агро" җәмгыяте комбайнчысы:
- Авыл хужалыгында эшләвемә 8 ел. Ә уракка быел бишенче тапкыр төшүем. Уңыш әйбәт. Менә эшне генә яңгырлар туктата. Һава торышы әйбәт булганда иртәдән төнгә кадәр эшлибез. Баштарак авыр иде, хәзер кәлиягә кердек инде. Аннан соң мондый бүләкләр дә эшкә дәрт өстәп тора.
Ләйләгөл Минаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+