Әлмәт көрәшчеләре кубокны үзендә калдырды
Кара алтын төбәге көрәшчеләре 12-14 февральдә Биектау районында Муса Җәлил призына узган республика турнирыннан җиңү белән кайтты.
Башта узган елга йомгак ясалды. Анда иң яхшы батырлар да билгеләнде. Якташларыбыз Ильяс Галимов, Айвар Билалов, Рузил Ганиев, Марсель Гозәеров иң яхшы көрәшчеләр булып танылды. Ильяс Билалов елның иң яхшы тренеры исеменә лаек булды. Аннан соң бил алышу башланды. Быел турнирга 51 команда, 400 спортчы җыелды. Ике көн дәвам иткән ярышта үз үлчәү авырлыклары категориясендә батыр калганнар арасында янәдән әлмәтлеләрнең исеме яңгырады. Менә алар - Рамил Синәкәев, Айвар Билалов. Рузил Ганиев, Марсель Гозәеров призлы урыннар яулады. Гомуми нәтиҗә буенча Әлмәт командасы беренче урын алып, бишенче тапкыр батыр исемен яулады һәм кубокны янәдән үзендә калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа