Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт котельныенда шартлау: чынбарлык һәм өйрәнүләр

Биш көн элек кенә Әлмәтнең 4 нче котельныенда гадәттән тыш хәлләр вакытындагы кичектергесез гамәлләрне тәгаенләү буенча өйрәнүләр узган иде.

Аның шаукымы тынарга да өлгермәде - шәһәрнең 2 нче котельныенда шартлау булды.

Әлеге хәбәр яшен тизлеге белән социаль челтәрләргә таралды. Берәүләр аның чынбарлык икәнлеген язды, ә икенчеләре өйрәнүләр ихтималын фаразлады. Ә шартлау чыннан да теркәлгән. 16 сентябрь көнне төш вакыты якынлашканда бу хакта эчке эшләр идарәсенең дежур частена ашыгыч ярдәм диспетчеры хәбәр итә. Вакыйга урынына килгән хокук сакчылары Белоглазов урамында урнашкан котельныйда ягулык сезонына әзерлекне тикшерү максатында ягылган 5 нче пар казанының шартлавын ачыклый. Бәхеткә, предприятие хезмәткәрләре арасында зыян күрүчеләр юк.

Әлеге котельный шәһәрнең беренче, икенче, өченче микрорайоннарына хезмәт күрсәтә. Гадәттән тыш хәл аның сыйфатына йогынты ясамаган. "Әлмәт җылылык челтәрләре" предприятиесенең авария-диспетчерлык хезмәте биргән мәгълүматларга караганда, "кулланучыга кайнар су бирү технология процессы бозылмаган" һәм әлеге бистәләр халкына су башка пар казаннары хисабына җибәрелә.

Авариягә чик куелды

Өйрәнүләр узган 4 нче котельныйда да ике ел элек, 2011 елның апрелендә авария килеп чыккан иде. Ул Әлмәтнең дүрт микрорайонына, саннар теле белән әйтсәк, 95 торак йортка, 4 мәктәпкә, 4 балалар бакчасына, ашыгыч ярдәм станциясенә хезмәт күрсәтә - барлыгы 24238 кешегә җылылык өләшә һәм кайнар су белән тәэмин итә.

- Күптән түгел биредә яңа җиһазлар реконструкцияләнде. Өйрәнүләрдә без хезмәткәрләрнең аны ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен караячакбыз һәм җиһазларны да сынаячакбыз, - дип аңлатма бирде Ростехнадзорның Идел буе идарәсе көньяк-көнчыгыш территориаль бүлегенең баш дәүләт инспекторы Алексей Адонин. - Котельныйларда өйрәнүләр беренче тапкыр гына оештырыла, бу бик яхшы башлангыч, киләчәктә аларны Әлмәттә генә түгел, көньяк-көнчыгышта да гамәлгә кертергә исәплибез.

Алдан ук уйланылган план буенча өйрәнүләр барышында район котельныендагы 2 нче казанның дренаж торбаүткәргечен чистартканда электр энергиясе өзелә. Басым сикерүе нәтиҗәсендә эшермә ярыла һәм ике слесарь төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала, берсе исә аңын җуя. Котельный хезмәткәрләре зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә, шул ук вакытта казанда температураның күтәрелмәвенә ирешергә, бер сүз белән әйткәндә, хәл-торышны тотрыкландырырга тиеш була. Аларның бурычы - авариянең зурга китмәвен тәэмин итү, ягъни котельныйны эштән туктатмау һәм кулланучыларга җылылык бирүдә өзеклек булдырмау. Әйтергә кирәк, гадәттән тыш хәл кышын, 30 градус салкында килеп чыккан - шартлар бик катгый.

Өйрәнүләрдә катнашучыларның һәммәсенең эш-гамәле Ростехнадзор инспекторларының ныклы күзәтүе астында бара. Идарәнең бүлек начальнигы Александр Липатов һәм гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе рәисе урынбасары Николай Богданчиков җитәкчелегендәге штабта өйрәнүләрне экран аша реаль вакытта карау мөмкинлеге тудырылган.

Ниһаять, өйрәнүләр старт алды. Без, журналистлар, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап, һәр нәрсәгә шаһит булырга тырышып, хезмәткәрләрнең хәрәкәтләрен күзәтәбез. Минем котельный бинасына беренче тапкыр гына керүем. Шуңа да һәр нәрсә игътибарымны җәлеп итә. Яшермим, берничә генә кешенең мондый производствоны контрольдә тота алуына шаккаттым. Бигрәк тә хатын-кызларның бу бурычны башкара алуы миндә берчә соклану, берчә алар өчен борчылу хисләре уятты. Шәхсән миндә котельныйдагы зур-зур җиһазлар, туктаусыз механизм курку уята. Әйе, фатирымдагы җылылык батарейлардагы кайнар су гына түгел икән әле, ә күп баскычтан торган, катгый, төгәл процесс та. Өйрәнүләрне күзәткәндә шуңа төшендем, биредә һәркемнең эше җаваплы: җиһазлардагы кечкенә генә өзеклек тә вакытында ачыкланырга һәм юк ителергә тиеш. Паникага бирелергә монда урын юк!

... Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтелде, аларны шифаханәгә озаттылар. Эшермә яңасына алыштырылды, казаннар эшли, фатирларда җылылык бар. Өйрәнүләр тәмам.

Әлеге мөһим чарада катнашучыларның эшен бәяләп, оештыручылар аларның гамәлләренең төгәл һәм дөрес башкарылуын ассызыклады.

- Бүгенге өйрәнүләр предприятиедә авариягә каршы тренировкаларның уздырылып торуын, хезмәткәрләрнең үз эшләрен җиренә җиткереп башкаруларын күрсәтте, - диде Александр Липатов. - Мондый вакыйгалар килеп чыкканда (әлбәттә, алар берүк була күрмәсен) персонал югалып калмаячак.

- Без бер адымга артыграк тәҗрибә тупладык, - дип искәртте АПТС директоры Василий Юрченко өйрәнүләрне йомгаклап. Ул хаклы.

Лилия Седельникова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250