Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт командасы татарча көрәш буенча республика чемпионатында җиңү яулады

Әлмәт командасы шактый зур өстенлек белән татарча көрәш буенча республика чемпионатында җиңү яулады Соңгы елларда командалар арасында төп көрәш өч район арасында бара: Әлмәт, Теләче, Биектау. Әле күптән түгел генә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узган бәйгедә әлеге командалар әнә шул тәртиптә урнашкан иде. Татарстан чемпионатында да хәлләр үзгәрмәде:...

Әлмәт командасы шактый зур өстенлек белән татарча көрәш буенча республика чемпионатында җиңү яулады

Соңгы елларда командалар арасында төп көрәш өч район арасында бара: Әлмәт, Теләче, Биектау. Әле күптән түгел генә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узган бәйгедә әлеге командалар әнә шул тәртиптә урнашкан иде. Татарстан чемпионатында да хәлләр үзгәрмәде: Әлмәт - беренче, Теләче - икенче, Биектау - өченче.

Әлмәт командасы бу юлы шактый зур өстенлек белән җиңү яулады. Ун үлчәү авырлыгының җидесендә алар җиңүчеләр рәтенә керде, шул җидәүнең дүртесе исә Рамил Синәкәев, Руслан Нургалиев, Айвар Билалов һәм Ильяс Галимов Татарстан чемпионы исеменә лаек булды.

Әлмәтлеләр арасында бүгенге көндә өч хаҗи бил алыша. Руслан белән Айвар янына быел Рузил Ганиев та кушылды. Күптән түгел генә Мәккәдән кайткан танылган көрәшче бу юлы өченче генә булды. Әлмәттән 20 яшьлек Рамил Синәкәевның җиңү яулавы нефть төбәгендә яшьләрнең дә өметле булуы хакында сөйли.

Җиңүчеләр арасында абыйлары, әтиләре, туганнары үзләре дә көрәшчеләр шактый . Әйтик, Фирзәр, Рамил Синәкәев, Руслан Нургалиев (ничәнче тапкыр Татарстан чемпионы булганын үзе генә белә бугай), Илдар Гыйниятуллин, Айвар Билалов, Руслан Рәфыйков дигәч тә, күз алдына әтиләре Сәгыйть Гыйниятуллин, Рим Синәкәев, Ришат Нургалиев, Ильяс Билалов, Илдар Рәфыйковлар килеп баса. Ринат Хәйретдинов та - атаклы Хәйретдиновлар нәселеннән.

Татарстан чемпионатында җиңү яулаучылар исә Россия чемпионатында катнашачак. Әлеге бәйге 14-15 декабрьдә Казанда узачак. Анда җиңүчеләр хәзер рәсми рәвештә Россиянең спорт остасы исеменә лаек булырга мөмкин, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса