Пляж волейболы буенча ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында республика ачык турниры Әлмәт шәһәр паркында үтте.
Анда Казан, Чаллы, Азнакай, Җәлил, Октябрьский һәм Әлмәт шәһәрләреннән 16 ирләр һәм 15 хатын-кызлар командасы катнашты.
Ярыш кагыйдәләре буенча, ике тапкыр оттырган команда уеннан төшеп кала. Финалга якынлашканда ирләр арасында да, хатын-кызлар арасында да Әлмәт һәм Казан командаларының көрәше кискенләште. Нәтиҗәдә Павел Пахомов һәм Антон Леушин составындагы Әлмәт пары җиңеп чыкты. Икенче урында да безнекеләр - Николай Поликарпов белән Станислав Строкин. Безнең башка парлар да уңышлы уен күрсәтте.
Хатын-кызлар арасында тартыш бигрәк тә көчле булды. Бик көчле көндәшләрен җиңеп, Кира Камзина белән Виктория Демина беренчелекне бирмәделәр, былтыргы чемпионнар Елена Коленова белән Евгения Ульянинаны да бирелергә мәҗбүр иттеләр.