Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт хоккейчысы Россия данын яклады

Хоккей буенча Россия җыелма командасы 2019 елгы Универсиадада җиңү яулады.

Турнир буе команда составында Әлмәтнең  “Нефтяник” командасы капитаны да уйнады.

Россия җыелма командасы Красноярск шәһәрендәге  Универсиаданың финал матчында Словакия командасын җиңүгә иреште. Уен 2: 1 исәбе белән тәмамланды. Безнекеләрдән  Джиошвили һәм Колготин алка кертте. Моңа словаклар Смидның бердәнбер голы белән җавап бирә алдылар.

Моңа кадәр булган чирекфинал матчында россиялеләр канадалыларны 5: 1 исәбе белән тар-мар итте. Ул уенда Әлмәтнең “Нефтяник” командасы  капитаны Александр Сорокин  дубль ясавы белән истә калган иде.

Словакия  уенчылары финалга эләгер алдыннан  Казахстан командасын 4:0 исәбе белән җиңгән иде. Исегезгә төшерәбез, Россия спортчылары Универсиаданың медаль зачетын зур аерма белән отты һәм шул ук вакытта алтын бүләкләр саны һәм медальләрнең гомуми суммасы буенча рекорд та куйды.

 

Фото: "Нефтяник" хоккей клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса