Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт кешесе афера корбаны булган

Әлмәт Эчке эшләр идарәсенең дежур частенә 26-яшьлек шәһәрдә яшәүче мөрәҗәгать итеп, үзен алдаулары турында хәбәр итә

Ул берничә көн элек 8500 сум акча түләп, арендага фатир алган булып чыга. Бераздан аның янына көтелмәгән кунак килә һәм үзен хуҗа кешенең туганы дип таныштыра. Ул гына да түгел, үзен фатирдан куып чыгара.

Соңрак шул билгеле була: хуҗа кеше суд приставлары тарафыннан 8 көнгә административ кулга алынуга хөкем ителгән була. Үзе юкта ул дустына үз фатирына күз-колак булуын сорап мөрәҗәгать итә, ачкычлар бирә. Икенчесе исә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча акча эшләп алырга уйлый. 24 яшьлек беркайда да эшләмәүче яшь кеше 4 тапкыр караклык, акча талау, машина урлаган өчен хөкем ителергә өлгергән булып чыга. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса