Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт инспекторлары ярдәмгә килгән

Бүген 7.40 сәгатьтә Әлмәт-Зәй-Чаллы юлының 15 Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары полиция лейтенанты Денис Овчинников һәм кече сержант Рузиль Яббаров юлда туктап калган «ВАЗ-2112» машинасына тап булалар.

Полиция хезмәткәрләре туктап торуның  сәбәбән ачыклый. Әлмәт районында яшәүче әлеге 30 яшьлек ир эшкә барырга чыккан булган. Ләкин машина йөртүче якындагы заправкага кадәр ераклыкны исәпләмәү сәбәпле,  юлда ягулыгы бетеп туктап калган. Ир-атка ярдәм итәргә  бер машина да туктамаган.

Инспекторлар машина йөртүчене якында урнашкан ягулык станциясенә алып бара һәм савыт белән ягулык алып килеп, аны машина багына салырга ярдәм иткәннәр.

 

Фото:Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса