Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт Җиңүнең 70 еллыгына ныклап әзерләнә

Киләсе елга халкыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Аңа әзерлек быел ук башланды инде.

Әлмәт шәһәре һәм районы ветераннар советы да үзенең чираттагы пленумын Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлады. Пленум киңәйтелгән рәвештә узды һәм аңа ветераннарның башлангыч оешмалары рәисләре дә чакырылган иде. Яшьләр үзәге фойесында ветераннар оешмаларының эшчәнлеге чагылдырылган күргәзмә дә оештырылган иде. Ул һәркемдә кызыксыну уятты.

Совет тарафыннан алып барылган әзерлек эшләре белән ветераннар советы рәисенең беренче урынбасары Анатолий Никифоркин таныштырды. Бүген шәһәрдә һәм районда сугышта катнашкан 195 ветеран яши. Сафлар сирәгәя бара. Әле 9 майда гына алар 213 кеше иде. 3898 тыл хезмәтчәне гомер кичерә. Анатолий Никифоркин сугыш елы шаһитларының тормыш-көнкүреш шартлары тикшерелүен, күбесенең яхшы шартларда яшәвен ассызыклады. Булган проблемалар чишелә бар, диде ул. Һәйкәлләр торышы да тикшерелгән. 5 авылдагы һәйкәлләрне яңартырга кирәк дип табылган. Болар - Аппаково, Кузайкино, Борискино, Ерсубайкино, Васиьевкадагылар. Быел тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә беренче һәйкәл Рус Акташында ачылган иде. Чыгыштан аңлашылганча, мондый һәйкәлләр башка авыл җирлекләрендә дә ачылырга тиеш.

- Тыл хезмәтчәннәре белән алып барылучы эшне камилләштерергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Анатолий Никифоркин авыл җирлекләре ветераннар оешмасы рәисләренә.

Ветераннар советының хәрби-патриотик комиссиясе рәисе Вахит Гыйззәтуллин бүген яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады. Әлмәттә бу эш яхшы алып барыла, уку йортлары белән элемтә нык. Әмма әле сүлпәнләнергә ярамый. Вахит Гыйззәтуллин музейларның да патриотик тәрбия бирүдә мөһимлеген искәртте. Ул форсаттан файдаланып, Кузайкинодагы музейның ябылу алдында торуын җиткерде һәм аның эшләвен туктатмас өчен район башлыгыннан ярдәм сорады.

Шулай ук "Татнефть - Энергосервис" УК ҖЧҖ ветераннары оешмасы эшчәнлеге дә тыңланды. Предприятие 12 а ТОСМСының баш предприятиесе булып тора. Бигәштәге обелискны алар карап тота, ветераннарга ярдәм күрсәтә.

Түбән Абдул авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе хәбәр итүенчә, биредә дә Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре бара. Тиздән авылда изге күңелле эшмәкәре тырышлыгы белән тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл пәйда булачак.

Пленумга "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин да килгән иде. Нефтьчеләрнең дә эш планнары әзер, бүген инде анда билгеләнгәннәр тормышка ашырыла башлаган. "Татнефть" ААҖ Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә 101 миллион сум акча бүлеп бирүне планлаштыра. Чыгышта әйтелгәнчә, Бөек Ватан сугышында катнашкан нефтьчеләргә 50 шәр мең, тыл хезмәтчәннәренә 5 әр мең сумлык матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла.

Район башлыгы Мәҗит Салихов бәйрәмгә кадәр 8 айлап вакыт калуын, Жиңү көнен югары дәрәҗәдә үткәрү өчен аны яхшы әзерлектә каршыларга кирәклегенә күрсәтте. Обелиск-һәйкәлләрнең һәммәсе тәртипкә китерелергә тиеш, ветераннарны барлау, аларның проблемалары белән даими кызыксыну шулай ук чаралар планына кертелгән.

Пленум азагында ветераннар арасында барган спартакиадада җиңүчеләр бүләкләнде. Беренче урынны "Татнефтегазпереработка" идарәсе ветераннары алган. "Елховнефть"леләр икенче урында. Өченче урынны "ТМС-групп" һәм "Татнефть" - Энергосервис" ветераннары бүлеште. Аларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса