Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт игенчеләре алдына язгы чәчүне 15 майга тәмамларга бурыч куелган

Районда язгы кыр эшләренең кызган чагы. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алдына чәчүне 15 майга кадәр тәмамлау бурычы тора.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов әйткәнчә, районда язын чәчелергә тиешле 48 мең гектар мәйданның 18 мең гектарында эшләр башкарылган. Төрле хуҗалыкта эш төрлечә бара. Кайберләрендә җир әле чәчү өчен өлгереп кенә килә. Сабан культураларының 42 процентка якыны чәчеләгән.
Район башлыгы Мәҗит Салихов язгы кыр эшләре барышы белән үзе урынга барып танышты. Әлегә чәчү план буенча бара. Мәсәлән, Токарликов исемендәге хуҗалыкта солы, борчак, арпа чәчү төгәлләнгән инде. Бүген алар бодай чәчү белән мәшгуль. Тулаем алганда 1700 гектар җирнең 600 гектары чәчелгән инде. Калганнарын дүрт көндә тәмамларга исәпләре.
"Кичүчат" хуҗалыгы быел да язгы чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлар, ахрысы. Аларның соңгы 30 гектар җирләре генә калып бара. Сабан культуралары 700 гектар мәйданда чәчелгән. Хуҗалык карабодай, кукуруз, терлек азыгы культуралары да игәргә планлаштыра.
Район башлыгы эш барышыннан канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса