Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт республиканың иң төзек торак пункты булып танылды

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" бәйгесенә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән конкурска йомгак ясалды.

Шулай ук төзекләндерүдә зур өлеш керткән предприятиеләр, торак милекчеләре ширкәтләре дә бүләкләнде.

Мәгълүм булганча, иң төзек торак пункт исеменә бәйге алты номинация буенча үткәрелә. 100 меңнән артык халык яшәгән муниципаль берәмлекләр арасында 2012 елның иң төзек торак пункты булып Әлмәт төбәге танылды.

"Әлмәт таңнары" газетасының да бу юнәлештәге эшчәнлеге югары бәяләнде - Ирина Апачаева "Төзелеш һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын модернизацияләү программасын тормышка ашыру турындагы иң яхшы материал" номинациясендә I урын алды. Район башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лира Сәхәпова исә быел Казанда узган Универсиада хакындагы язмалары өчен III урын белән билгеләп үтелде.

Төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, бәйгедә катнашучы массакүләм мәгълүмат чараларының саны елдан-ел арта бара. Бу республикада, шул исәптән шәһәр-районнарда төзелеш, капиталь ремонтка зур игътибар бирелүе хакында да сөйли.

- Быел бик күп социаль программа эшләде. Киләсе елда аларның саны 25кә җитәчәк. Аларның тормышка ашырылуында сезнең дә хезмәтегез роль уйный, - диде Фәрит Хәнифов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250