Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт халкы Охот диңгезендәге җир тетрәүне сизгән

Бүген ТРның төрле шәһәрләре халкы сизгән селкенүләр - бүген Охот диңгезе акваториясендә булган җир тетрәвенең тәэсире.

Бу хакта бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәгать 9.59 Охот диңгезе акваториясендә 600 км тирәнлектә кимендә 8,2 магнитудалы җир асты тетрәве теркәлгән. Ул Петропавловск-Камчатский торак пунктында 4-5 балл дәрәҗәсендә сизелгән.

Җир тетрәвенең тәэсире Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал һәм Идел буе федераль округы территориясендә теркәлгән.

Гражданнардан муниципаль районнарның бердәм диспетчер хезмәтенә килеп ирешкән хәбәрләр буенча, ТР территориясендә - Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм башка шәһәрләрдә көчле булмаган селкенүләр сизелгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенең оператив-дежур сменасы мәгълүматы буенча, ТРда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, җимерелгән урыннар да теркәлмәгән. Мәгълүмат ачыкланыла. Кинәт куркуга төшү өчен, нигезләр юк, дип ассызыклый ведомство вәкилләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса