Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт гадәттән тыш хәлләргә әзер

Тормышта төрлесе булырга мөмкин - гадәттән тыш хәлләр дә, хәрби вакыт та.

Әлмәтлеләр бу сынауга әзерме? Әлеге сорауга районда 25 февральдән башланып бүген төштән соң гына тәмамланучы команда-штаб өйрәнүләре гадел җавап бирде.

Бу команда-штаб өйрәнүләре нәтиҗәсендә Әлмәтнең гражданнар оборонасына әзерлегенә билге куелачак. Республикада Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган гражданнар оборонасы өлкәсендәге төп чаралар планы бар. Аның нигезендә ел саен шәһәр һәм районнарның әзерлеге бәяләнә. Быелгы планга Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре һәм тагын 10 район кертелгән. Аксубай һәм Балык Бистәсе районнарында тикшерү-өйрәнүләр тәмамланган. Әлмәттән соң тренировкалар эстафетасын Мөслим районы кабул итеп алачак.

Штаб тренировкаларына эвакуация чаралары белән тәэмин итүче гражданнар оборонасының барлык службалары җәлеп ителгән. Беренче көн занятиеләр, команда-штаб өйрәнүләренә әзерлек белән узса, 26 февральдә иртәнге сәгать өчтә эвакуация чаралары уздырырга сигнал булган. Шунда ук башкарма комитетта эвакуация комиссиясенең ашыгыч утырышы уздырылган һәм гражданнар оборонасы службалары җитәкчеләре алдына бурыч куелган. Шәһәрдә барлык эвакуация пунктлары эшли башлаган. Калабызда мондый 28 пункт исәпләнә. Эвакуацияләнгән халыкны җыючы әлеге пунктлар шәһәрнең төрле урыннарында урнашкан. Районда исә эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итүче 11 пункт оештырылган.

Хәрби вакытның ни икәнлеген өлкән буын яхшы белә. Чәршәмбе көнне аны без, журналистлар да тоеп карадык. Эвакуациягә җыелу урынының берсе Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасы базасында урнашкан. Сигнал бирелү белән без бирегә эвакуацияләнергә тиешле предприятиеләрнең гражданнар оборонасы буенча җаваплылары белән подвалга йөгереп төштек. Бу 2 минут 48 секундны алды. Бина 140 кеше сыйдырышлы. Безнең белән республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге начальнигы Наил Гәрәев тә. Аның әйтүенчә, эвакуация бинасында кешеләргә 7-10 тәүлек торырлык шартлар булырга тиеш.

- Без подвалда. Шартлау тавышы якынайганнан-якыная бара. Стенада ярыклар барлыкка килә башлады. Мондый вакытта кая сыенырга? Әлбәттә, ишек уемына. Һәркем куркынычсыз почмак эзләргә тиеш, - дип искәртте ул. - Комендант алты нәрсә турында алдан кайгыртырга тиеш. Болар - су, канализация, ут, элемтә, җылылык һәм азык-төлек. Әгәр бу пунктлар үтәлсә, кешеләрнең исән калуына ышаныч бар.

Без үзебезне куркынычсыз тойдык. Эвакуацияләнгән подвалда һәммәсе бар - су тутырылган ике зур бак, краннан су ага, бәдрәф тә эшли, җаваплылар керосин салынган лампалар әзерләп куйганнар. Әлбәттә, алар урынына шәмнәр кулланырга да була. Ә менә элемтә белән генә авырга туры килергә мөмкин дип уйлап торганда берәве үзенең радиациясе барлыгын әйтте. Алга киткән заман шул. Ак халатлы шәфкать туташларын күрү дә күңелне тынычландырып җибәрде. Икенче бүлмәдә ике яруслы караватлар тезелеп киткән.

- Без администрациянең үз оешмалары составындагы халыкның исәбен алып, аларны транспортка бүлү һәм куркынычсыз урынга озату буенча эвакуациягә җыелу пунктында эшнең ничек оештырылуын карадык. Әлеге җыелу пункты, берничә моменттан кала, алга куелган бурычны тулы күләмдә үтәргә сәләтле булуына инандык, - диде драмтеатрдагы өйрәнүләргә бәя биреп Наил Гәрәев. - Крымск һәм Ерак Көнчыгышта булган вакыйгалар җирле үзидарәләрнең халыкны мөмкин булган зыянлы зонадан эвакуацияләүгә әзер булырга тиешлекләрен күрсәтте. Әлмәт җитәкчелеге бу сорауга зур игътибар бирә. Мин төбәктә штаб тренировкаларына сыйфатлы әзерлек күрәм.

Эшләүчеләр өчен җыелу пунктлары билгеләнгән, ә менә шушындый хәл килеп чыккан очракта эшсезләргә кая йөгерергә?

- Әгәр кеше эшсез икән, аларны тору урыннары буенча торак-эксплуатация участоклары исәпкә алырга тиеш. Ялгыз яшәүче өлкәннәр турында да ЖЭУлар кайгырта. Эшләүчеләрнең гаиләләре эш урыннары буенча эвакуацияләнә. Икең ике җирдә эшләсәң, алар предприятиенең ихтыяҗына карап төрле пунктларга җибәрелергә мөмкин, - журналистларның соравына әнә шундый җавап яңгырады.

Әлмәт районы эвакуация комиссиясе рәисе исеменә штаб җитәкчелегеннән төбәктә 35 градуска кадәр салкыннар һәм җилнең секундына 20-30 метрга кадәр көчәюе турында телеграмма килгән. Димәк, кешеләрнең иминлеген саклау, районда салкыннар белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча кичекмәстән чаралар күрергә кирәк. Өйрәнүләр вакытында кичә биш кешенең һәлакәтенә, бер кешенең имгәнүенә китергән юл-транспорт вакыйгасы булды. Зур җәрәхәтләр алган зыян күрүчене ашыгыч рәвештә МЧС вертолеты белән Казанга республика клиник шифаханәсенә җибәрергә туры килде. 27 февральдә янгын сүндерүчеләр муниципаль институтта өске каттан килгән төтен арасында калган студентларны һәм башкаларны кичекмәстән эвакуацияләргә ашыкты. Аннан резервуарларның берсендә янгын чыкты. Аның шартлавына һич кенә дә юл куярга ярамый иде. Тагын да куркынычрагы - Әлмәттәге объектларның берсенә ракета бомбасы белән һөҗүм ясалды. Зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен санитария отрядлары оештырылды. Газета укучыларыбыз, карале, Әлмәттә нинди хәлләр булган икән дип ялгыша күрмәсен, боларның барысы да уйдырма. Бу моның ише хәлләргә әлмәтлеләрнең әзерлеген тикшерү, практик күнекмәләр булдыру өчен уйлап чыгарылган күренешләр. Әлбәттә, гадәттән тыш хәлләр, кайгы-хәсрәт китерә торган вакыйгалар була күрмәсен. Ә инде ныклы белем, тиешле күнекмәләр беркайчан да комачау итми, алар теләсә нинди авыр хәлдән чыгарга мөмкинлек бирә.







Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250