Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт фермерларын ни борчый?

Район башлыгы Мәҗит Салихов фермерлар белән киңәшмә уздырды. Очрашуга салым, Пенсия фонды идарәләре, банк, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, ветеринария службасы җитәкчеләре һәм башкалар да чакырылган иде.

Фермерлар җитәкчелек белән мондый җыелышларны көтеп ала. Бу юлы да алар проблемаларының күплеген әйтеп, очрашулар елга бер түгел, ә ешрак уздырылсын иде дигән теләкләрен җиткерделәр. Районда 60 лап фермер хуҗалыгы исәпләнә. Аларның күпчелеге, төгәлрәге 31 е иген игү, уңыш үстерү белән мәшгуль. Мәгълүм булганча, Әлмәт төбәгендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр 124 мең гектар чамасы санала. Шуның 90 меңе сөрү җирләренә туры килә. Әлеге мәйданның 19 процентын фермерлар эшкәртә. 21 фермер үсемлекчелек белән беррәттән терлекчелекне дә үз иткән. Бары тик терлекчелек юнәлешендә генә эш итүчеләр нибары 8 фермер гына икән.

Әлмәтлеләрне икмәк-сөт, ит, яшелчә белән тәэмин итүдә фермерларның да өлеше сизелерлек. Узган ел алар тарафыннан 20 310 тонна ашлык, 1402 тонна бәрәңге, 147 тонна яшелчә җыеп алынган. Киләсе ел уңышы астына 2228 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. Терлекчелеккә килгәндә, фермер хуҗалыклары 32 232 центнер сөт, 1828,40 центнер ит җитештергән.

Район башлыгы әйтүенчә, 2011 елдан башлап гаилә фермасы һәм әле генә эшчәнлек җәелдергән фермер программалары буенча 10 хуҗалык барлыгы 14 миллион 598 мең сумга грантлар алган. Күпчелек акча - 7 млн 800 мең сум гаилә фермаларына туры килә. Авыл хуҗалыгы техникасын алуга грант күләме 3 млн 589 мең сум булган. Бәлки грант алучылар тагын да күбрәк булыр иде, тик фермерлар үзләре үк искәрткәнчә, бу юнәлештә аларга активлык та, хәбәрдарлык та, грамота да җитеп бетми.

"Әлмәт" крестьян-фермерлык хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Шакирҗан Милаев быел бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, кәбестә үстерүче фермерларга яхшы гына субсидия каралуын да җиткерде. Илдәге вәзгыять, бәяләр үзгәреп тору авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең дә кесәсенә суга.

- Бүген минераль ашламаның бәясе 35 процентка күтәрелде. Ягулык-майлау материалларына хаклар ничек булыр тагын. Акчасы булганнар бүген үк бу хакта хсәтәрен күрсә, яхшырак булыр кебек. Орлыклар да кыйммәтләнде, - дип борчыла фермер.

Яңгырлар булу сәбәпле, урып-җыю эшләре бераз соңрак калды. Туфракны көзге эшкәртү дә сузылды. Фермер хуҗалыкларының сука-тырма кермәгән 13 процент мәйданы калган. Бу үз чиратында язын өстәмә эш дигәнне аңлата.

Техника яңартуда да алда проблема көтеп тора. Дөрес, искәртелгәнчә, кайбер фермерлар грант буенча яңа техника алып өлгергән. Бүген исә трактор-комбайннар янына якын килерлек түгел, дип зарланышты фермерлар. "МТЗ-22" маркалы тракторның бәясе миллион сумга якынлашкан. "Акрос" комбайнына да хаклар 40-45 процентка күтәрелгән һәм хәзер ул 9 миллион сум чамасы тәшкил итә. Иске яңаны саклый дигәндәй, яңасына буй җитмәгәч, булган техниканы карап, яхшылап тотарга туры килә авыл хезмәтчәннәренә. Ремонты да арзан түгел, чөнки техника белән бергә запас частьларга да бәяләр нык арткан.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Сергей Тришкинның чыгышы бераз юатты-юатуын. Авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуда агымдагы елга да ташламалы прогарммалар гамәлдә калган. Фермерлар телендә 40х60 дип йөртелүче программа буенча алынган техника бәясенең 40 процентына субсидия бирелә, ягъни кайтарыла икән. Әмма алганда башта техника бәясен 100 процент күләмендә үзеңә түләргә туры киләчәк. Шулай ук лизинг буенча "Агромастер" алу программасы да сакланган. Программалар, грантлар күп, бары тик алар белән вакытында кызыксынып, форсаттан файдаланып калырга гына кирәк. Бишмунча җирлегендә эшчәнлек җәелдергән Слесаревларның гаилә фермасы бу җәһәттән һәркемгә үрнәк буларак китерелде. 4 һәм аннан күбрәк сыерлары булганнарга саву аппараты бирү дә тукталымый. Мөгезле терлекләр санын арттыручыларга да субсидияләр каралган. Әлбәттә, һәр очракта шартлар да бар. Мисал өчен, сатып алган сыерга субсидия алучылар малларын 5 ел дәвамында суярга да, сатарга да тиеш түгел. Слесаревлар әлеге программа буенча 36 сыер һәм ике үгез сатып алганнар.

Фермерларның район башлыгына җиткерер сүзләре күп. Аларны җиргә бәяләрнең үзгәрмәве дә борчый. "Һәр нәрсәгә бәяләр күтәрелде. Ә безнең җирдән файдаланучылар менә ничә ел инде бер төсле генә бәя түли, расценканы арттырырга иде", - ди алар.

Райондагы ташландык җирләр безгә зыян китерә диючеләр дә булды. Әлеге уңайдан төрле тәкъдимнәр белдерелде. Шулай ук укуга, белем күтәрүгә дә сусаган фермерлар. Кайсыдыр хәтта "Белем җитмәүне ашлама белән генә тутырып булмый" дип тә әйтеп куйды.

Фермерларның яшелчә саклау буенча заманча яхшы базага да ихтыяҗы зурдан. Терлек суюга кертелгән регламент та пошаманга салган. Ассызыкланганча, махсус билгеләнгән сую урынына терлекләрне алып килү зур чыгымнар таләп итә, һәм тормышта башка төрле мизгелләр дә килеп чыгарга мөмкин. Регламент кертү турындагы документта барлык нечкәлекләр дә искә алынмаган диелде чыгышларда.

Сарык тиресе һәм йон тапшыру да кайберәүләр өчен проблема икән. Бу урында райпоның җавабын китереп узасы килә. Райпо җитәкчесе Җәлил Насретдинов тире җыю белән һаман да шөгыльләнүләрен җиткерде. Ул шулай ук яшелчә саклау өчен базалары барлыгын да әйтте.

Очрашуда катнашкан служба җитәкчеләре дә авыл хуҗалыгы белән бәйле үз эшчәнлекләренә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр, сорауларга җавап бирделәр. Алар өчен иң зур проблема - фермерлар тарафыннан отчетларның үзвакытында тапшырылмавы.

Мәҗит Салихов фермерларны активрак булырга, яңа эш алымнарыннан файдаланырга, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашырга, барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга чакырды.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса