Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт Ригада Европа Сабантуе уздырды

7 июньдә Латвия башкаласы Ригада тарихта беренче Европа Сабантуе зур колач белән, гөрләп узды.

Президент кушуы буенча евросабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә Татарстаннан җаваплы куратор итеп Әлмәт билгеләнгән иде. Калабыздан район башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендәге күпсанлы делегация Латвия татарларына бәйрәмгә яхшылап әзерләнүдә ярдәм итү өчен алдан ук юлга кузгалды.

Хәзерге вакытта биредә 3 меңнән артык татар яши икән. Асылда, Балтыйк җирендә быелгы сабан бәйрәме исәп буенча унынчысы. Ләкин Сабантуйның Европа статусында уздырылуы тәүге тапкыр гына әле. Бу көнне бирегә, Риганың Верман бакчасына, Европаның 11 иленнән: Швеция, Германия, Бөекбритания, Бельгия, Чехия һәм башка күп кенә җирләрдән ватандашларыбыз зур бәйрәмгә җыелды.

Европа Сабантуен ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул Рига мэры Нил Ушаковка һәм Россиянең Латвиядәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле вәкиле Александр Вешняковка татар иҗтимагый оешмаларының Европада милли бәйрәмебезне үткәрү хакындагы инициативасын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

- Сабантуй бөтен дөнья буйлап киң билгеләп үтелә. Быел ул Россиянең татарлар тупланып яшәгән 56 төбәгендә һәм 24 чит илдә уздырылачак. Һәм һәрҗирдә сабан бәйрәме күпсанлы милләттәшләребез, кардәшләребез һәм уртак тарихи Ватаныбыз белән тоташтыручы күпер булып тора, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Үз чиратында Рига мэры Нил Ушаков та татарстанлыларга һәм атап әлмәтлеләргә шәһәр уртасында шундый гаҗәеп якты, матур бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде. Ихтирам йөзеннән Мәҗит Салиховка Рига күренешләре төшерелгән истәлекле картина бүләк итте.

Бу көнне евросабантуй сәхнәсендә Казанның һәм Әлмәтнең иң яхшы сәнгать коллективлары чыгыш ясады («Әлмәтем» бию ансамбле, «Кәләем» халык фольклор коллективы). Сүз уңаенда әйткәндә, быел үзенең 70 еллыгын билгеләп үтә торган Әлмәт татар дәүләт драма театры актерлары да гореф-гадәтләре һәм йолалары белән чын милли бәйрәм рухы тудыра алдылар. Ә менә Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның сәхнәгә чыгуын тантананың апофеозы дип санарга буладыр. Аны халык көчле алкышлар белән, яратып каршы алды.

Уеннарсыз, бәйгеләрсез, ә иң мөһиме - милли көрәштән башка бәйрәм Сабантуй буламыни?! Бөтен Верман бакчасы буйлап төрледән-төрле ярыш мәйданчыклары хасил булды. Бер урында бүрәнә өстендә капчык белән сугышсалар, икенчесендә гер күтәрүдә көч сынаштылар, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерүдә ярыштылар, аркан тартыштылар. Күзне бәйләп чүлмәк ватуда Рига мэры да үз көчен сынап карарга кызыкты. Дөрес, бераз адашыбрак китеп башка тарафка юл алды алуын, әмма җыелган халыкның дустанә ярдәме белән тиз арада үз дигәненә ирешеп, призга түбәтәй алды һәм, әйтергә кирәк, бик канәгать калды.

«Безнең өчен бу бәйрәм якташларыбыз белән аралашу гына түгел, туган туфрагыбызга якынаю, тарихыбызга кагылу мөмкинлеге дә. Без шундый тыгыз бәйләнеш җепләре, горурлык хисләре, тарихи Ватаныбызга катнашыбыз барлыгын тоябыз», - диделәр безгә әңгәмә барышында Америка белән Финляндиядән килгән ватандашларыбыз.

Ниһаять, көрәшчеләр бәйгесе башланды. Мөгаен, иң күп тамашачыны нәкъ менә ул җыйгандыр. Соңгы елларда Татарстанда тиңнәре булмаган Әлмәтнең җыелма командасы бу бил алышта да сынатмады - чын осталык үрнәкләре күрсәтте. Әлмәт батыры, беренче Европа Сабантуеның абсолют чемпионы Ильяс Галимовка беренче урын һәм 120 килолы сарык тәкәсе эләкте. Икенче урында - грек-рим көрәше буенча Латвия чемпионы Збигнев Романовский.

«Тарихта беренче Европа Сабантуенда Татарстан исеменнән катнашу безнең өчен зур мәртәбә. Бу бәйрәм төрле милләт вәкилләрен тагын да якынайта, берләштерә, туплый, буыннарның рухи дәвамчанлыгын тәэмин итә, халкыбызның иң яхшы традицияләрен һәм мәдәни кыйммәтләрен саклап калырга ярдәм итә», - диде йомгаклау чыгышында Мәҗит Салихов, Европа татарларына, ригалыларга һәм шәхсән Рига мэры Нил Ушаковка мөрәҗәгать итеп.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ригада узган Европа Сабантуена әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә Әлмәттән бик күпләрнең көче керде. «Татнефть» компаниясе зур ярдәм күрсәтте. Нефтьчеләр исеменнән Рига Сабантуенда компаниянең профсоюз лидеры Гомәр Яруллин катнашты. Район башлыгы Мәҗит Салихов нефтьчеләр, төзелеш идарәсе, реклама департаменты, райпо, мәдәният, спорт идарәләре хезмәткәрләре, артистлар, спортчылар һәм башкалар адресына тырышлыклары өчен гаять зур рәхмәтен белдерде һәм әлмәтлеләрнең үзләренә тапшырылган ышанычны аклауларын, Татарстан җитәкчелегеннән яхшы бәя алуларын җиткерде.

Лира Сәхапова

Юрас Сафиуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса