Әлмәт таңнары

Әлмәт эшмәкәрләрен кредит ставкасы “батыра”

Әлмәтнең кече һәм урта бизнес вәкилләре салым законнарының катгыйлануыннан, тикшерүче органнарның да таләпләрне кырыслатуыннан зарлана.

"Төбәктә җитештергән товар һәм хезмәтләрне тәкъдир итәрлек күргәзмә үзәк булмавы бигрәктә бүгенге шартларда хәлне тагын да катлауландыра", - ди эшмәкәрләр. Бу хакта алар район башлыгы белән очрашуда әйтте.

Социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча 2014 елны район чагыштырмача уңышлы төгәлләде. Быел исә кризис шартларында "җитештерү күләмен, товар һәм хезмәтләр сату базарын саклау - өстенлекле бурыч", - дип билгеләп үтте очрашу башында район башлыгы Мәҗит Салихов. Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен әлеге максатка ирешү катлаулы.

- Шундый авыр шартларда безгә яңа таләпләр буенча эшләргә туры килә, - дип зарлана эшмәкәрләр.

Россиядә ел саен салым кодексына күпсанлы төзәтмәләр кертелә. Быел да 1 гыйнвардан шундый берничә төзәтмә гамәлгә керде. Камераль, ягъни объектка бармый гына, салым түләүче биргән декларацияләр һәм документларны тикшерү кагыйдәләре катгыйланды; банк хисаплары операцияләрен туктату процедурасы тәгаенләнде, ягъни салым органы сораган документларны тапшыру турында квитанция булмаса, 10 көн эчендә эшмәкәрнең хисап счеты ябыла.

- Бу вәзгыять эшне шулкадәр катлауландырды ки, без яңа елдан соң гына салым органнарына 18 мең бит күчермә ясап, төпләп илттек (электрон документ әйләнеше чорында кәгазьгә генә 28 мең сум сарыф иткәннәр). Предприятиедәге 6 хисапчының икесе фәкать шуның белән генә шөгельләнә, - дип борчуын дәлиләде "АИСК" җитәкчесе Наил Миңнәхмәтов.

Реклама

Ул шулай ук җитештерү калдыкларын тапшыру системасындагы яңалыкның, атап әйткәндә калдыкларга лаборатор анализ ясау зарурилыгын, аның исә предприятиегә өстәмә чыгымнар салуын искәртте. "Заказлар кимегән мәлдә, катгый экономия ясарга мәҗбүрбез. Шул ук вакытта эшчеләр "бәяләр артты",- дип хезмәт хакын арттыруны таләп итә, - ди җитәкче.

Банк кредитлары белән төп башына утыручылар да бар. Бер ел элек "Ак Барс" банктан 12,5 процент ставка белән кредит алган эшмәкәр Рөстәм Мифтахетдиновка февральдән ставканы 25 процентка арттырулары турында уведомление килгән.

Очрашуда шулай ук лизинг-грант программалары, бизнес-үзәк төзү, кадрлар белән бәйле һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: