Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт егетләрен армиягә озата

Әлмәттә хәрби хезмәткә чакырылучыларны тантаналы шартларда, концертлар белән озату күркәм традициягә әйләнде. Көзге чакырылыш башланды. Һәм менә тагын Ватанның булачак сакчылары Яшьләр үзәгенә чакырылды.

Яшьләргә җаваплы хезмәтләре алдыннан изге теләкләрен җиткерергә район җитәкчелеге, Бөек Ватан сугышы ветераннары, төрле хәрби чуалышларда катнашучылар да килгән. Аларның һәммәсе бертавыштан Ватаны саклау һәм яклауның ир-егетләрнең изге бурычы булуын, армия хезмәтеннән куркырга кирәкмәгәнлеген искәртә. Хәер, Әлмәт егетләренең күпчелеге хәрби хезмәткә физик яктан әзерлекле китә һәм сынатмый. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та үз чыгышында билгеләп үтте.

- Бүген Әлмәт районнан барлыгы 493 егет хәрби хезмәттә. Сез дә бурычыгызны лаеклы, намус белән узарсыз дип ышанабыз, - диде ул.

Хәрби частьлардан уку йортларына, оешмаларга, авыл җирлекләренә җылы эчтәлекле хатлар еш килә. Бу көнне дә Яшьләр үзәге сәхнәсенә Ивановодагы һава-десант гаскәрләренең 98 нче дивизиясендә хезмәт итүче Тимур Сәетгалин белән Даниил Долгийның әниләре күтәрелде.

Чын Ватан сакчылары тәрбияләп үстергән әти-әниләрне 62295 нче хәрби часть командиры Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән. "Улыгыз белән горурлана аласыз. Ул коллектив тормышында да актив катнаша, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана", - диелгән юллар да бар Рәхмәт хатында.

Мәгълүм булганча, быел 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел булды. Әлеге уңайдан Оборона министрлыгы әфган сугышында катнашкан һәркемне истәлекле медаль белән бүләкләү турында карар чыгарды. Булачак солдатлар алдында Сергей Басорин һәм Илгиз Мөслимовка "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале, Константин Лаптевка "Кызыл йолдыз" ордены һәм "Батырлык өчен" медале тапшырылды.

Бүләкләүләргә бай булды тантана. Урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча узган ярышларга да биредә йомгак ясалды. I урын алган физик көллият командасы сәхнәдән диплом һәм күчмә кубок белән төшеп китте. II һәм III урынны алган АГНИ һәм ИЭУПның Әлмәт филиалы командалары да истәлекле бүләкләргә ия булды.

Җиңүче алдында авыр бурыч тора - алар шушы көннәрдә республика ярышларында районның данын яклап чыгыш ясаячак. Физкультурачылар Татарстан күләмендә дә сынатмаслар, шәт.

Хәрби комиссар, полковник Ришат Сабиров һәм "Боевое братство" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе, запастагы подполковник Геннадий Денисовның да әйтер сүзләре, нәсыйхәтләре бар. Алар көзге чакырылышта армиягә китүчеләр дә хезмәт срокларын лаеклы узып кайтачакларына ышана. Политехникумны тәмамлап, хәзер повестка көтүче Иван Рязановның әнисе Людмила ханым да шушы теләктә.

- Безгә ышаныгыз, хәрби бурычыбызны намус белән, бөтен көчебезне, тырышлыкны куеп үтәрбез. Йөзегезгә кызыллык китермәбез, - диде 21 нче мәктәпне тәмамлаган Артем Бабушкин.

Чыгышлар калабызның үзешчән сәнгать осталарының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Тиздән егетләребез туган төбәкләре, якыннары, дус-ишләре, сөйгән ярлары белән саубуллашып олы, җаваплы юлга - Ватанны сакларга кузгалачак. Чыныгып, чын ир-ат булып, исән-имин әйләнеп кайтырга язсын сезгә, егетләр!

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

Эдуард Шульц:

- Мин калабызның 21 нче мәктәбен тәмамладым. 14 ноябрьдә 20 яшь тула. Армиягә теләп барам. Качып калу, бармау турындагы уй башыма да кереп чыкмады. Гомумән, егетләр бу мәктәпне, тормыш сынавын узарга тиеш дип саныйм. Үземне физик яктан әзерлекле дип саныйм, шуңа күрә миңа хезмәт иткәндә авыр булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса