Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт дөньякүләм ярышны кабул итте

Үткән ялларда Әлмәттә узган квадроцикллар ярышының 2 нче этабы исә безнең төбәк данын бөтен дөньяга яңгыратты.

"Can-Am Trophy Russia 2015" - Россиядә иң эре квадроцикллар ярышының берсе. Инде биш ел рәттән бу бәйгенең берничә этабы Татарстан җирлегендә уза. Быел исә зур ярышның II этабы Әлмәттә узды.

Россиянең 60 төбәгеннән, шул исәптән Украина һәм Казахстаннан 85 экипаж килде. Арада әлмәтлеләр дә бар.

Ярышны ачу тантанасы шимбә көнне "Нефтьче" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда зур тамашага әверелде. Җил тизлегендә йөрүче квадроцикллар катнашында чын мото-шоу булды: Казанның квадроцикл һәм мотоциклларда йөрү буенча иң оста спортчылары мастер-класслар, куркыныч элементлы шоу күрсәттеләр.

Тамаша "Экстрим Парк" мотокросс трассасында дәвам итте. Бәйгедә ярышучылар махсус трассада каршылыклар аша дөрес итеп чыга белергә тиеш иде. Икенче махсус трассаның озынлыгы 80 чакрым иде. Авыр булса да, биредә дә экипажлар югалып калмады.

Әмма квадросериянең иң кызыгы икенче көнне, Әлмәт-Зәй урманнарында булды. Өченче ярыш мәйданының озынлыгы квадросерия өчен рекордлы - 280 километрга сузылган иде! Күпләр өчен мондый зур араны узу беренче тапкыр. Әлеге зур трассада махсус ягулык салу урыннары да, сервис зоналары да ясалып куелган иде.

Кыскасы, мотоярыш мавыктыргыч узды. Һәм бу әлмәтлеләр өчен чынлап торып яңалык булды. Җиңүчеләргә 30, 40, 50 мең сум акча бирелде. "Can-Am Trophy Russia 2015" бәйгесенең беренче этабы Ижевскида узган иде, өченче этабы исә Архангельск өлкәсендә сентябрь аенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса